Кырык өч еллык хезмәт юлы
Күәм авылында яшәүче Мансур абый Мифтахов 90 яшен каршы алды.
Авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Хәсбиуллинны һәм газета журналистын капка төбенә кадәр чыгып үзе каршы алды ул.
Электән беләм аны. Күз тимәсен, әллә ни үзгәрмәгән – моннан 30 ел элекке сыман, эшләгән чордагыча елмаеп, күптән көткән кунаклары диярсең, колачларын җәеп каршы алды. Аны олы юбилее белән ихлас котлап:
– 100 яшькә кадәр җитәргә язсын сиңа, – диде авыл җирлеге башлыгы.
...Мансур абый күпне күргән, күпне кичергән буын вәкиле. Әтисе Камалетдин белән әнисе Фәрзәнәнең алты баласыннан иң өлкәне ул.
Гадәттә, өлкән бала, бигрәк тә ишле гаиләдә тәрбияләнсә, мөстәкыйльлеккә омтыла. Әмма Мансур абыйга бердәнбер ир бала булу сәбәпле, әти-әни янында калырга туры килә.
– Миннән соң сеңелләрем Әлфия, Асия, Сәвия, Тәнзилә һәм Фәридә үсте. Кызганычка каршы, төпчек сеңлем инде вафат, – дип көрсенә.
Кабат кызганычка каршы сүзен кулланырга туры килә икән. Әле 1 яшен дә тутырмаган Мәсхүт исемле кече энесен дә җир куенына салалар. Ә үзенә килсәк:
– 4 сыйныфны да укып бетерә алмадым мин, нибары 11 яшь иде. Тай көтүен ышанып тапшырдылар, – ди.
Тормыш нужасы итәктән тартып, югарыда әйткәнемчә, 4 сыйныфны ташлап кайта. Кичке мәктәптә укып, 5 сыйныфны тәмамлый үзе. Әнә шулай хезмәт юлы башлана. Ул чорда Күәмнең үзендә генә 3 колхоз була, Мифтаховлар йорты да кергәне Молотов исемен йөртә.
– Әтием Камалетдин, әнием Фәрзәнә исемле иделәр. Без нужа күрмәсен, яхшы яшәсен өчен нык тырыштылар. Әтине хәрби комиссариатка чакырдылар. 1945 ел иде бу. Әмма ул китәм дигәндә генә сугыш бетте. Шулай итеп бармыйча калды. Барыбер тик тотмадылар аны. Илебезне сугыштан соң аякка бастыруга җәлеп ителде, төрле объектларда эшләде, – ди Мансур абый.
Хезмәт юлы 43 ел тәшкил итә. Үз сүзләре белән әйтсәк: “Һөнәрем булмау сәбәпле, җитештерүдә эшләмәдем. Көтү көттем, ат җиктем, 12 ел шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыйдым”, – ди. Ат җигүе дә, күбесенчә, ферма белән бәйле була. Салам ташый, тирес түгә, сөтле бидоннар ташый. Берара балта остасы булып та эшләп ала.
Җәмәгате Бәрәскәдән, Саимә исемле. Армиядән кайткач туганнарына кунакка бара һәм шунда танышып кайта. “Аны ихтыяри-мәҗбүри диярдәй Күәмгә алып кайттым”, – дип елмая. Саимә апа башта колхозның төрле эшен башкара, соңрак терлекчелектә көч куя.
Бәхетле гаиләдә уллары Илгизәр, кызлары Ләйлә, Зөбәрҗәт, Рәсилә һәм уллары Фәнисне тәрбияләп олы тормыш юлына бастыралар.
Бүгенге көндә соңгысының гаиләсе тәрбиясендә көн күрә ул.
– Тормышта да иң шатлыклы көнем – 1959 елның 3 мае, Саимә белән кавыштым, – дип саный ул. Ә балалары – әнә шул уртак “мәхәббәт җимешләре”.
Бүгенге көндә 11 онык һәм 6 оныкчык тәрбияли.
– Шушы яшькә җитәрмен дип башыма да, күңелемә дә килгәне булмады. Аллаһ кушкач, яшисең икән, – ди.
1939 елгы җәмәгате белән 57 ел уртак гомер итә Мансур абый. Саимә апаның вафатына да 8 ел.
Авыр сулап, көрсенеп тә куя ул:
– Хәзер инде капканың теге ягына бик чыкканым юк. Чөнки яшьтәшләр дә бик юк, – ди.
Шулай да саулык-сәламәтлек белән, гаилә иминлегендә яшәргә язсын да, әле моннан соңгы олы юбилейларында очрашырга язсын аның белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев