Мәңгәр – Мәңгәр инде ул!
Миңназыйм Сәфәров
Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм булган Олы Мәңгәр авылының Әтнә районында гына түгел, ә бөтен Татарстанга да билгеле салаларның берсе икәнен яхшы ук белсәм дә, анда яшәүчеләр, тамырлары шуннан булган кунаклар белән алай ук якыннан аралашканым юк иде әле.
Форсат чыкты – данлыклы авыл үзендәге совет чоры мәктәбенең бер гасырлык юбилеен үткәрде.
Ул көнне мәктәп бинасы шау итеп торды. Моннан 30-40 еллар элек икешәр-өчәр паралель сыйныфларда укучы ярты меңләп укучысын сыйдырган мәктәп тә шулай гөж килгәндер. Аны шул чорларда тәмамлап чыгучылар бүген әнә шул вакытларны сагынып, яратып искә алдылар. Үзләренә төпле белем генә түгел, тормышта югалмаслык тәрбия дә биргән укытучыларын исемләп санадылар, хәтерләренә уелып калган балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Аларның күңелендәге үткәннәр белән горурлану хисләре янәшәсендә сизелер-сизелмәс кенә сагыш та шәйләнә иде. Бүгенге мәктәп ничек кенә уңайлы, матур һәм нурлы булып күренсә дә, андагы укучыларның йөзгә дә тулмавы, алай гына түгел, райондагы, республикадагы төрледән-төрле бәйгеләрдә алдынгы булып танылган Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары тугызынчы сыйныфтан соң укуларының Әтнәгә барып дәвам итүен, күпләр бетүгә бару дип кабул итә, күрәсең. Алай дип кабул итмәсләр иде дә бит, илебездә мәктәпләрне кыскарту яки бөтенләй ябу очраклары атлаган саен очрап тора. Ә мәктәпне бетерү ул авылны юк итү белән бер инде. Югыйсә Олы Мәңгәрдә, шөкер, болай уйларга нигез дә юк кебек: авылда күмәк хуҗалык системасы сакланган, җитәкчеләре дә инвестор түгел, шушы мәктәптә укып чыккан төпле, үз кешеләре. Мәктәпне бетерү шул җирдә эшләүчеләрне юк итү икәнен яхшы аңлый торган ир уртасы. Авылдашларын шушы җиргә беркетеп калдыру өчен аз эшләми дип мактадылар аны үзе алдында да, үзе югында да. Ләкин авылны макта да, шәһәрдә тор, дигән язылмаган законны үз итүчеләр торган саен артып, инде бу принцип яшәү нормасына әверелгән чордагы хәлләрне үзгәртүе алай җиңел генә түгелдер шул.
Авылда төпләнеп калучы сирәкләрнең дә гаиләсендә бер яки ике генә бала бит бүген. Илдә-көндәге вәзгыятьне төптән үзгәртмичә генә төзәлә торганга ошамаган бу хәл.
Аннары, адәм баласы яхшыга тиз күнегә бит ул. Әле кайчан гына колхоздагы һәр эшкә шөкер итеп яшәгән сала кешесен бүген фермага да, машина-трактор паркына да җиңел генә китерәм димә. Андый эшләр хәзер читтән күченеп кайтучы башка милләт кешеләренә калып бара. Билгеле инде, данлыклы «Мәңгәр»не дә читләтеп үтмәгән мондый хәл. Ләкин моңа карап кына гасырлар белән исәпләнгән тарихы булган авылның шулай тиз генә юкка чыгарына бер дә ышанасы килми. Әнә бит, заманында атаклы беренче гильдия сәүдәгәр, биләмәләре, малы белән шул чорның миллионеры Вәлиулла бай Бакиров та Олы Мәңгәрдә олагаем зур итеп өч катлы йорт җиткергәч тә калага – Петербурга чыгып киткән. Авылына җәй айларында ял итәргә генә кайтып йөргән диләр. Бай әфәндедән аермалы буларак, 1838 елда салынган ул агач йорт бүген дә исән. Дөрес, тузган, җимерелүгә бара. Ләкин моннан ике ике гасырга якын элек салынган архитектура һәйкәленең республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты итеп теркәлүе аның юкка чыгарга хакы юк икәнлеген раслый кебек.
Юбилейга атап кайткан кунаклар да, мәңгәрләр үзләре дә хаклы рәвештә: ”Нәрсә генә булмасын, Мәңгәр Мәңгәр инде ул!”– дип кабатладылар. Әнием андый чакта:”Сулары шундый” дияр иде. Татарга күренекле артистлар, галимнәр, архитекторлар, табиблар, хезмәт каһарманнары, тагын әлләни кадәр халкыбызга таныш исемнәр биргән авылның алга таба да замана сынауларына каршы торырлык көче һәм үҗәтлеге җитәр дип ышанып киттем мин Мәңгәрдән. Хәтерен яңарта белгән, киләчәге турында кайгырткан авылның рухын алай тиз генә сындыра алмас замана.
Шулай була күрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев