Мәхәббәтнең сайрар кошы йөрәккә кунса...
Түбән Шашы авылында әле яшь булса да, зур хөрмәткә һәм халык мәхәббәтенә лаек булырга өлгергән гаилә гомер итә.
Анна Арахамия фотосы
Бу авылда яшәүче Рафил Сибагатуллин белән Гөлгенә Сәгъдиеваны белмәүчеләр сирәктер. Гаилә башлыгы – мәктәп директоры мәгариф системасында иң яхшы педагогларның берсе саналса, район хастаханәсе терапевты сәламәтлекне саклау өлкәсендә балкый... Сүзне үзләренә бирик әле.
Хәмит Бадиков
Рафил Сибагатуллин 1989 елның 3 мартында өч ир малай арасында төпчеге булып туып-үсә. 2006 елны Күңгәр урта мәктәбен тәмамлый. 2006-2010 елларда Арча педагогика көллиятендә белем ала: башлангыч сыйныфлар һәм физкультура укытучысы юнәлеше буенча укый. Хезмәт юлын шул ук 2010 елны үзе укыган мәктәптә физкультура укытучысы булып башлый. 2012-2017 елларда читтән торып КФУның физик культура институтын тәмамлый.
Гөлгенә Сәгъдиева дөньяга авазны 1993 елның 30 сентябрендә Түбән Шашы авылында сала. Күңгәр урта мәктәбендә укыганнан соң, 2011 елдан Казан Дәүләт медицина университетында белем ала. Алты ел дәвалау табибы белгечлегенә укый, тагын 2 ел ординатурада спорт медицинасын һәм дәвалау физкультурасын өйрәнә. 2019 елдан Әтнә үзәк район хастаханәсендә участок табиб-терапевты булып эшли. Әти-әнисе янәшәдә генә, ике апасы да әтисе һәм җәмәгате кебек үк укытучылар.
2010 елны Рафил Күңгәр мәктәбенә эшкә кайтканда Гөлгенә әле 11 сыйныфта гына белем ала. Соңрак чын мәхәббәт чәчкәсенә әйләнгән дуслык бөреләренең башы әнә шул чорда ук формалаша. Бу хакта Гөлгенә фикере үзенчәлекле һәм бик кызык яңгырый: “Ничә ел бер авылда яшәп, бер мәктәптә укысак та, күп сыйныфташларын белсәм дә, Рафил 2010 елга кадәр күземә бер дә чалынмады. Беренче танышуыбыз шул җәйдә печән өләшкәндә булгандыр. Ул иптәш егетләре белән йорт саен төргәкле печән өләшеп йөри иде, әти-әни өйдә булмау сәбәпле, печәнне миңа кабул итеп алырга туры килде. Шул чакта печән төргәге дөрес юнәлеш алмыйча, безнең койма бераз ватылды... Мондый “тәртипсез” егетләрне онытып була мыни?! Ахырдан үзе рәтләп куйды ул койманы”.
Әлбәттә, “Ни өчен фамилияләр төрле сезнең?” соравын бирмичә кала алмадым. “Бу хакта сораучылар шактый”, – ди Рафил. Эш шунда, Гөлгенә институтта уку сәбәпле, аның фамилиясен алыштыру катлаулы булып чыга... “Иң авыр сорауларның берсе инде бу, – ди Гөлгенә.
– Без өйләнешкәндә мин 6 курста укый идем, туебыз августның ахыргы көннәрендә булды, документлар артыннан йөрергә вакыт җитмәячәген чамалап, Рафилгә әлегә үз кыз фамилиямне калдыру тәкъдимен әйттем, ул ризалашты. Аннан мин Фәрхәт Гарәфетдиновичның малай булып туарга тиешле төпчеге дә бит әле”. Шулай да алар тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынгач, больницада Гөлгенә Сибагатуллина кабул итәр, мөгаен.
Төп шатлыклары – бүгенге көндә 2 ул тәрбиялиләр. Олысы Вахит 2018 елгы, 2022 елны Гадел исемле кече улларын алып кайталар. Шөкер, болай гына туктарга уйламыйлар. “Тагын да балаларыгыз булырмы?” дигән провакацион сорауга уңайсыз елмаеп булса да, уңай җавап бирделәр. “Хыялда бер кыз бала ярату теләге бар, ләкин бар да Аллаһы Тәгалә кулында, кайвакытта булганына шөкер итә белү дә кирәк”, – дип көлешәләр. Вахит мәдәният йорты һәм балалар бакчасындагы апайлар тырышлыгы белән акрынлап зур сәхнәдә беренче адымнарын ясый башлаган да инде. Әти-әниләре матур итеп шигырь сөйләү өстендә эшлиләр, баланың сәхнәдә җырлап карау теләге дә бар, рәсем ясарга бик ярата икән. “Кечкенәсе әлегә минем арттан йөри, бер эшне дә эшләмичә калмый – “кер, идән, савыт-саба да юа, ашарга пешергәнне дә өйрәнеп йөри”, ахырдан, еш кына, үзен дә юып аласы була шул”, – дип кабат куанып көлә Гөлгенә.
Әле өйләнешкәнче үк үзләренә йорт салып чыгарга планлаштыралар. Бәхәссез, дәүләт тәкъдим иткән махсус программа да ярдәм итеп куя. 2020 елдан тулысынча үз йортларына күчеп, шунда яши башлыйлар. Бик матур, якты, җылы 2 катлы йорт бу. Ә аңарчы Гөлгенәнең әти-әнисе йортында, бергә яшиләр. Бу уңайдан: “Бергә һәм янәшә яшәүнең уңай яклары бик күп – җаның теләгән вакытта әти-әнинең хәлен белеп чыгып була, барасы җиреңә тынычлап, балалар өчен борчылмыйча барып кайта аласың, күршегә дә тоз сорап керәсе юк – әнидә һәрчак барысы да бар. Ординатурада укыганда һәм беренче елымны эшләгәндә бергә яшәү тормышыбызны күпкә җиңеләйтте дип саныйм”, – ди ул.
Хезмәттәге уңышлары да шактый. Рафил: “Минем эштәге шатлыгым укучыларның, укытучыларның уңышы белән бәйле. Олимпиадамы, конкурсмы ул, һәрберсе күңелгә якын. Иң зуры 2020 елны республикакүләм бәйгедә – 1400дән артык мәктәп арасында барган “Мәктәпләр волейбол лигасы”нда җиңүебез белән бәйле. Сыйныфташым Илдар Әхмәтов белән икебез тренерлары булдык”, – ди. Гөлгенә исә: “Минем өчен иң зур шатлык, пациентларның тазарып бетеп яки хәлләрендә алга китеш сизеп, чын күңелдән рәхмәт әйтүләре. Рухи яктан иң кыен вакытлар коронавирус авыруы таралганда булгандыр. Кайвакыт үлем белән очрашу яки берничә көн элек кенә синең белән сөйләшеп утырган кешенең үлү хәбәрен ишетү – ничек кенә тыныч булып калырга тырышсаң да күңелдә авыр эз калдыра”, – дигән фикердә.
– Һәр хезмәтнең үзенә күрә бер авырлыгы бар, ләкин кешеләр белән уртак телдә булсәң, һәр эштән дә тәм табасың. Безнең эштә дә рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә, шул рәхмәтләр мең бәладан коткарып йөртәдер безне, – дип озаттып калдылар.
Гел шулай елмаеп, эчкерсез булып, һәркемгә ярдәм кулы сузып, тирә-яктагыларны куандырып һәм куанып яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев