Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Милли бәйрәм – Сабантуйлар җитә

Вакытның узганы сизелми дә, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар да килеп җиткән икән.

Икенче атнадан республикабыз районнарында, шулай ук бездә дә Сабантуйлар башланып китә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовтан Сабантуйлар барышы, яңалыклар турында сораштык.

– Елдагыча район Сабан туе шимбә – 8 июнь, ә авылларда якшәмбе – 9 июнь көннәрендә уза. Башка еллардан аермалы буларак, быел ачу тантанасында «Гаилә елы»н истә тотып, җигүле атларга районыбызның иң алдынгы гаиләләре утырып керәчәк.

Тагын зур яңалык ат чабышында көтелә. Ярышта катнашучы атчыларның гозерен искә алып, беренчедән трассаны кечерәйттек. Икенчедән, ул трассаны йомшарттык. Ул трасса чокырлы-чакырлы булып беткән иде. Атларга чабу өчен уңайсыз була башлады. Хәзер тиешле таләпләргә туры китердек, дисәк тә була. Һәм яңадан районыбызның танылган ат тотучылары белән фикерләшкәннән соң, читтән кергән атлар белән үзебезнең атларны бүлә торган булабыз. Элек “мерседес” белән “жигули” бергә ярышса, быел исә атлар аерым төркемнәрдә чаба торган булалар. Финаллары да аерым була, шуңа күрә өстәмә бүләкләр дә алына…

Тулырак газета битлщреннщн укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев