Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Өч көнлек дөньяда матур итеп яшәргә кирәк”

Язмышлар кабатлана, дисәләр дә, һәркемнең бу дөньяда үзенә генә хас үзенчәлекле яшәү рәвеше була. Бу үзенчәлек буыннан-буынга, ата-анадан күчәргә, табигать бүләге дә булырга мөмкин.

Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһам­лан­дыра. 
Яшәүнең ямен, тормышның тәмен хезмәтендә, якыннарын янәшәсендә тою да андыйларга ныклы адымнар белән алга атларга көч өсти. Кешеләргә бары яхшылык эшләүне үзенә максат итеп куйган тыйнак затны районда, аннан читтә дә белмәгән кеше юктыр. Сүзем Түбән Шашы авылында гомер итүче, бүгенге көндә район Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиев турында.
Зөлфәт абыйны колхоз рәисе булып эшләгән еллардан бирле беләм. 
Еллар тормышына үзгәрешләр кертсә дә күңел аклыгын, кешеләргә булган ихтирамын югалтмаган, һаман  да гади, ачык йөзле, нинди генә теманы алсак та, озаклап сөйләшеп утырырга мөмкин аның белән.
 Аралашуыбыз һәрвакыт эш белән бәйле булгангамы, аның күңел түренә яшеренгән ихлас матурлыкны никтер игътибарга алмаганмын. Хәер, без, адәм балалары тышкы кыяфәттән артыкны күреп өйрәнмәгән шул. Күп очракта, якыннан аралашкан кешеләребезнең эчке дөньясы безнең өчен сер булып кала бирә. 
...Соңгы берничә елда Түбән Шашы авылына газетабызны үзебез китерәбез. Җәйге айларның берсендә газетаны Галиевләрнең почта тарт­масына салдым да, коймадан күренеп торган чәчкәләргә күзем төште. Алар шундый матурлар, түзмәдем шыпырт кына койманы ачып ишегалдына күз салдым. Ә анда чәчәкләр патшалыгына эләккән кебек булдым. Чүлмәкләр утырган җайланмалар күз явын алырлык. Кайлардан сатып алып бетерделәр икән, дигән уй йөгереп узды. Озаклап хисләнеп йөрергә вакыт юк, капканы ябып, эшемне дәвам иттем. Ә күз алдыннан әлеге матурлык китмәде, “Кайдан сатып алганнар?” дигән сорау күңелгә тынгылык бирмәде. Шулай да җаен чыгарып, сорадым үзләреннән. Чүлмәкләр куйган җайланмаларны Зөлфәт абый үз куллары белән ясаган. Ә чәчәкләрне бергәләп, гаилә белән утырталар. Хәер, сүземне ерактан башлыйм әле.

Бәхетле балачак

Әти-әнинең күңел җылысын тоеп, бәхетле, тату, тигез гаиләдә үсә Зөлфәт. Аларның яшәү рәвеше дә балалар өчен үрнәк була. Аллаһы Тәгаләнең дә кодрәте киң, әтисен ялгыз калдырмаган, сабыйларны әни назыннан мәхрүм итмәгән. Болай дип язуым юкка түгел. 
– Мин тугач, берничә айлык булганмын инде, әнигә бик катлаулы операция ясыйлар. Казаннан табиблар килә. Операция ясаган вакытта әни клиник үлем кичерә. Операция шуның белән туктала, әнине моргка чыгарып куялар. Казаннан килгән хирургның никтер күңеле тынычлана алмый. Китәр алдыннан кире моргка кереп чыгарга була. Һәм әнинең үлеп бетмәгәнен күрә, кире операция бүлмәсенә алып кереп, операция ясап бетерәләр. Әни исән кала, әмма бик озак дәваланырга туры килә аңа
Шунысы бәхет, балачагы, үсмер чорлары әти-әни тигезлегендә үтә. Әти-әнисе – колхозчылар. Әтисе Фирдәвес абый гомер буе колхозда агроном булып эшләде. Белемле, акыллы кеше иде. Колхозга килгәч, үсемлекчелек турында сорау туса, ашыкмыйча, җайлап аңлатыр иде. Җир-Ананың сулышын тоеп эшли белде. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләргә тырышканнар, туган җирне, туган авылны яратырга, хезмәт сөяргә, туганлык җепләрен саклап, бердәм булып яшәргә кирәклеген яхшы сеңдергәннәр.
– Без үскәндә колхозда бәрәңгене көрәк белән ала идек. Иртән китәбез, термос белән чәй, ашарга алып, кич белән генә кайтабыз. Өйдә эш бүленгән, Зөлфия ашарга пешерә башлый. Әни хайваннар карарга чыгып китә. Миңа мичкә ягу вазыйфасы йөкләнгән. Ул мичне чыралар белән ягып җибәрә идек. Зөлфия белән бергә үстек без. Чөнки яшь арасы зур түгел, яшь ярым гына, Гөлфиябез кечерәк иде. Бөтен нәрсәдә дә минем өчен идеал – Зөлфия иде. Аңа охшарга тырышканмын. Аннары Зөлфия беренче сыйныфка укырга китте. Мин дә аның белән укырга йөрдем. Укырга да өйрәнеп килә идем. Әмма укытучы өйгә килде, һәм укудан туктаттылар. Икенче елга бирмәделәр. 1966 елгылар белән укыдым, – дип сыйныфташларын да олы хөрмәт белән искә алды Зөлфәт абый.

Туган авыл

Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга дигән сорау башына да килми Зөлфәтнең. Чөнки күптән уйланылган. Әтисе белән колхоз басуларында йөрүнең дә тәэсире булгандыр. 10 сыйныфны тәмамлауга, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Яратып, тырышып укый.
– Институтка кердек, без, барыбыз да авыл балалары. Укыган курсташлар арасында армиядән кайткан егетләр дә бар. Алар да укырга омтылган егетләр иде. Көн үтсенгә түгел, белем алам, дип укыдылар. Шундый һөнәрләр бар. Анда гомер буе яңалык. Авыл хуҗалыгының агрономия өлкәсендә дә гомер буе яңалык, аны өйрәнеп бетеп булмый. Ул үсемлекләр һәркайсы аерым шартларда үсә. Менә шул ук арыш булсын, Түбән Шашы, Күңгәр басуындагы үсеш шартлары ук төрле. Тук­лыклы матдәләре дә икенче...
Институтны кызыл диплом белән тәмамлый Зөлфәт. Максатчан егеткә аспирантурага юллама бирәләр. Дәү әтисе Фәйзи абый да: “Бар энем. Синең фән буенча китәргә киләчәгең бар” дип киңәш итә.
 Әмма гаиләдә бердәнбер булган егет әти-әнисен калдырып китәргә теләми. “Әтиләр тормышны юклыктан башлаганнар. Сөйләүләре буенче беренче көнне утырып ашарга кашык­лары да булмаган аларның”, – дип искә ала ул газизләрен. Диплом алгач, колхозга эшкә кайта. Иң элек бухгалтериядә эшли, аннары рәис итеп билгелиләр. Гомер буе кеше белән эшләргә ту­ры килә аңа. Әмма колхозда эшләгән елларны, бергә эш­ләгән терлекчеләрне, механиза­торларны, белгечләрне олы их­тирам белән искә ала.  
Зөлфәт абый акрын гына сөйли, әйтерсең лә һәр мизгелне кабат йөрәге аша уздыра. Әйтерсең лә тормыш сукмагыннан акрын гына атлап, үткәннәрне барлый. Юлында очраган һәр кешене олы ихтирам белән искә ала. Туганнары аның өчен, әйтерсең лә, яшәү көче.
– Әти “Абый”, дип гомер буе Фәйзи абыйны олылап яшәде. Безнең бабай сугышка бармый. Яшьли үлә. Әмма үлгән вакытта Фәйзи абыйга әйтеп калдыра: “Бу энекәшләрең (Фирдәвес белән Харис) көтү көтсәләр көтсеннәр, әмма урамга хәер сорарга чыгарма”, – ди. Дәү әти (Фәйзи абый) әтине дә, Харис абыйны да укыткан, әти белән колхозда да бергә килешеп эшләделәр. Гомумән, дәү әти белән дәү әнинең яшәү рәвеше дә бөтен кешегә дә үрнәк булырлык.
Ул чорларда шәһәрдә калу мөмкинлеге дә булуны истә тотып, Зөлфәт абыйдан нигә авылга кайтуы белән кызыксынам.
– Шәһәрне яратмадым дип әйтә алмыйм, әмма анда озак яши алмыйм. Җәй көне бакча, ни дә булса эшләргә остаханә булсын. Җәйге чорда гаилә белән чәчәкләр үстерәбез, кем өчендер түгел, үзебез өчен. Гаиләдә күркәм бер традиция бар, ел да укытучылар конференциясеннән кайткач, чәчәкләр арасында фотога төшәбез. Бу дөнья бик матур ул. Матур итеп яшәсәң, аңа омтылсаң. Ямьсез итеп яшәсәң, бер матурлыгы да күренми.
Хак сүзләр. Шуңа да тор­мышның һәр көненнән, сәгатеннән, минутыннан ямь табарга тырыша Зөлфәт абый. 

Гаилә учагы

Институтның икенче курсын тәмамлап, өченчене укыган чорда, ноябрь аенда армия сафларына алалар Зөлфәтне. Ике ел солдат шулпасын эчкәннән соң, кабат институтка кайтып, укуын дәвам итә. Нәкъ менә шул чорда, гомерлек юлдашы, пар канаты Хәмдиясе белән таныша ул.
– Аудиториягә килеп кердем, икенче рәттә кызлар утыра. Өченче рәт буш, шунда барып утырдым. Карыйм, каршымда кара чәчле кыз утыра. Мин бер дә кара чәчле кызларга битараф түгел инде. Хәмдия чәчен таратып салган, матурлар. Кердем дә: “Нинди матур чәчләр”, – дип аларны тотып карадым. Шуннан Хәмдия борылды да: “Чәчемдә синең ни эшең бар?” – дип шап миңа берне (елмая). Беренче очрашу шул булды. Аның белән бер төркемдә укый, аннары бергә утыра башладык. Хәтеремдә, Яңа ел алдыннан химия фәненнән имтихан бирәбез. Армиядән кайтуга беренче имтихан иде ул. Башта мин, аннары Хәмдия имтихан биреп чыкты. Аннары аңа: “Соңыннан сезгә чәй эчәргә менәм”,– дидем. Ул каршы килмәде. Чәй эчкәннән соң, кинога киттек. Шуннан йөри башладык, гел бергә булдык. 
Кулына диплом алгач, Әтнәгә кайта яшь белгеч. Ә сөйгәне Хәмдия Азнакайга кайтып китә. Уку дә­верендә ике пар йө­рәк шулкадәр бер-берсенә ияләшеп бетәләр ки, авылга кайткач та Зөлфәт үзенә урын таба алмый. 
Тиз генә барып килә торган да түгел, бигрәк ерак бит... Азнакай. Ул вакытта телефоннар да юк. Улының балтасы суга төшкән кеше кебек йөргәнен күргән әти кеше түзми, Зөлфәткә Хәмдия янына барып килергә тәкъдим итә. Әти кешенең бер сүзе хәл итә, ике дә уйлап тормыйча Зөлфәт Азнакайга юл ала. Ә анда әллә кайдан килгән егетне колач җәеп каршы алырга ашыгып тормыйлар. Биш бала булсалар да, йөрәк парәләрен үзләреннән бик еракка җибәрәсе килми әти-әнинең. Әмма күңелләрендә мәхәббәт учагы дөрләгән яшь йөрәкне ничек аерасың ди?! Авылга кире кайткач, әти-әнисе белән сорарга баралар Хәмдияне.
– Бабай каршы түгел, әмма әби: “Җәһәннәмгә кадәр кыз бирер хәлем юк. Кайта алмый тилмереп ятарга”, – ди. Хәмдия барам, дигәч каршы килмәделәр инде. Бирделәр кызларын, – дип яшь чакларын искә алды Зөлфәт абый. Сүзен дәвам итеп: – Кыз баланың бик авыр үтә тор­ган бер этабы бар – икенче гаиләгә килүе. Бәрәңге арчу тәр­тибе дә, теге өйнеке белән бу өйнекеннән аерылырга мөмкин. Әмма шушы мохиткә ияләшергә кирәк. Хәмдиянең дә кияүгә килгәч, биредә бернинди якын кешесе, хәтта танышы да юк иде. Бөтенесе минем туганнар. Әмма алар барысы да, якыннарым, күршеләр дә аны үз итеп кабул иттеләр. Хәер, Хәмдия үз-үзенең тотышы белән дә араларны җылыта белде инде. 
Зөлфәт абый сөйләгәннәрдән тагын бер мизгел истә калган. Тәкъдиренә шулай язылган күрәсең, ерактагы Хәмдиясе кулында җан бирә аның әнисе.
– Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк. Малай өйләнгән вакытта Хәмдиянең бертуган апасы Рәмзия дә: “Зөлфәт Хәмдияне сорап килгәч, бик ерак дип бирәсе дә килмәгән иде. Әни авырып киткәч, ерактагы Хәмдия килеп карады әнине”, – диде. Әби ул вакытта нык авырып урын өстендә калды. Җәй көне иде. Әти ул вакытта юк иде инде. Әни әйтте Хәмдиягә: “Күңелеңдә кала күрмәсен, бар, күпме торасың килә, шуның кадәр тор”, – диде. Хәмдияне илтеп куйдым Азнакайга. Әби Хәмдия кулында вафат булды. 
Зөлфәт абыйның сөйләгәнен тыңлаган саен, аңа соклануым артканнан-арта бара. Хәмдиясе, сеңлесе Гөлфия, әти-әнисе, апасы, балалары, туганнары турында шундый яратып сөйли. Хәмдия апа Түбән Шашыга килен булып төшкәч, ярдәм иткән авылдашларын, колхозда эшләгән һәр кешене олы хөрмәт белән искә алып үтте. Бүгенге көндә тормышта үз юлларын тапкан балалары турында сүз чыккач та: “Ба­лалар тәрбияләдем дип зур итеп сөйләрлегем дә юк. Дөре­сен әйткәндә, минем вакытым да булмады. Иртә белән эшкә чыгып китәм, кич кенә кайтам. Зур хезмәт – Хәмдиянеке, Гөлфиянеке, әти-әнинеке. Тәрбия дип әйтәләр, ул нәрсә инде. Әти-әни дөрес итеп яшәсә, балаларга тәрбия шул инде ул”.
Шөкер, бала­ларының да үз юллары, үз тормышлары. Өч баласы да медицина өлкәсендә хез­мәт куялар. Алар­ның ирешкән уңыш­ларына сөенеп туя алмыйлар. Әти-әнинең яшәү рә­веше балаларда ча­гылыш таба. Һәр­кайсына сокланыр­лык. 
Менә шулай тормыш үз агымы, борылышлары, шатлыклары һәм мәшәкатьләре белән дәвам итә. “Өч көнлек дөньяда ямьсез итеп яшәргә ярамый. Булдыра алганда кешегә яхшылык эшләргә тырышырга кирәк”, – ди Зөлфәт абый. Шушы сүзләрне өлге итеп алып, һәр көннән ямь табыр яшәргә тырыша ул. Аллаһы Тәгалә тигезлегеннән аермасын, гаилә учагының кайнарлыгында озак еллар яшәргә насыйп итсен үзенә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев