Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Өшегән бәрәңге күмәче пешереп ашадык”

Бөек Ватан сугышы чорында иң тәмле ризыкларның берсе була ул.

 Авылның иң өлкән яшьтәге “Ак әби”е курчакныкы сыман зәвыклы, яхшылап җыеш­ты-рылган, пөхтә, чиста, “ак өй”дә каршы алды.
Дөресрәге, Казаннан кунакка кайткан улы Фәрит төп йорт артында урнашкан шушы өйгә алып керде. Өйдә һәр бүлмә идәненең плиткә белән каплануына игътибар иттем. Гадәттә плиткә капланган идән бераз салкынча була. Ә монда ул шактый ук җылы иде... Менә шундый җылылык радиаторлары булмаган, бары “теплый пол” системасына нигезләнгән заманча өйдә яшәп ята Рәисә апа Кушаева. Аның белән әңгәмәне ерак үткәннән, балачакны искә алудан башладык.
– Балачагым сугыш чорына туры килде шул, – дип көрсенә ул.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 10 яшь кенә була. 
– Матур гына уйнап йөргән җирдән кинәт сугыш башлану турында хәбәр ишеттек, – дип искә ала. 
Шул вакыттан тормышының ба­лачак өлеше тә­мамланып, “эш арба­сына җигелә” ул...
Рәисә Кушаева 1931 елның 18 ноябре көнне дөньяга килә. Шөкер, бүгенге көндә дә ата-ана назы тоеп, бала вакыты үткән туган нигезендә яшәп ята ул. Инде җәмәгате Таһир Гыйлаҗевнең вафатына да 15 ел булган. Балачакта әтисе Мотыйгулла һәм әнисе Саимәнең өзелеп көткән, кадерле баласы була ул. Башка бертуганнары булмау кыз баланың гаиләдәге дәрәҗәсен тагын да арттыра бугай.
Әтисе Мотыйгулла Кушаев Күлле Киме мәктәбе директоры булып эшли. Хәер, заманы шундый була – актив коммунист буларак Олы Әтнәнекен дә, Олы Бәрәзә һәм Түбән Көек мәктәпләрен дә җитәкли, “Сак­лык касса”сын һәм “Сельпо” оештыруда да катнаша. 
– Ә әниемә авыррак булды, ул гомере буе колхозда эшләде, – дип искә ала.
Газаплы, каһәр суккан сугыш еллары турында сөйләшкәндә, күзләре нәфрәт белән каплангандай булды. “Күпне күргән, күпне кичергән” буын вәкиле шул ул.
– Әтиемне 1942 елны сугышка алдылар. Ике елдан соң, 1944 елны яраланып, инвалид хәлендә әйләнеп кайтты, – дип авыр сулый.
Биредә әтисе кабат мәктәп директоры була, берара колхозның партком секретаре дә булып эшли, соңрак ревизия комиссия­сен җитәкли.
– Бөек Ватан сугышы башлангач ук бертөрле тормыш авырлыгы сизелде. Ә  инде әти сугышка киткәч, бигрәк тә ачык чагылды, – ди.
Авыл халкының кызганычлы карашын, туганнарның борчылуын, елашуларын ачык хәтерли. Беренчеләрдән булып сугышка киткән кешене дә искә алды. “Иптәш кызның әтисе иде. Июль ае булдымы икән, чакыру кәгазе килгәч, аңа хәбәр итәргә дип басуга бардык”, – ди. Ә аның әтисенә баштарак “бронь” бирәләр – сугышка алмый торалар. Фронтта үз-үзен аямыйча, батырларча сугыша. Шактый авыр бәрелешләрдә катнашкан Мотыйгулла Кушаевның орден-медальләре күп була. Шул исәптән “Дан” ордены белән дә бүләклиләр аны. Елга аша йөзеп чыкканда, III Белоруссия фронты составында сугышучы Мотыйгулла абыйның биле яралана.
Ә Рәисә апаның үзенә килсәк, бөтен ил кичергән авырлыкны күтәрергә туры килә. Шулай да аңа чагыштырмача җиңелрәк була, дип саный. Чөнки бер тамакны туйдыруны ишле балалары булучылар белән үк чагыштырып булмый. Әнә бит:
– Язын басуда калып өшегән бәрәңгене җыеп кайта идек. Аны әрчеп, киптереп, бәрәңге күмәче пешереп ашадык... Ә менә балалары күп булучылар алабута оны белән дә тамак ялгадылар, – ди.
Бала булса да, барлык яшь­тәшләре сыман ук эшләп үсә. Борчак йолкуда, “лобогрейка” белән, шулай ук әниләре урак урганнан соң калган иген башак­ларын җыюда катнаша. “Бер бөртекне дә калдырмаска тырыштык, хәзер генә кадерсезгә әйләнде ул икмәк”, – дип, әллә без яшь буынны, әллә замананы ачуланып куя. Яшьтәшләре  белән бергә көлтә бәйләргә дә чыга. Әниләренә урак нормасын билгеләсәләр дә, көлтә салу нормасы булмый – барысы да бергә эшлиләр. 
Иң кызыгы – шундый авыр заман булса да, аның әнисе фотога төшерү белән дә шөгыльләнә.
– Өч аяклы “гармошка”га төшерде. Көндез колхозда эшләде, төнлә фотога төшерде, – ди Рәисә апа.
Әнисе чалгы белән печән чабу­чыларга ашарга пешерә. Көндез түгел, кайберсе төнлә дә өенә кай­тып тормый. Әй­түен­чә, яшь бала­ла­ры булучылар гы­на өйләренә кай­­тып киләләр. 
Ә мал-туарны карау әнә шул 10-12 яшьлек балалар җилкәсенә төшә.
– Тагын бер үзәккә үткәне – утын юк иде. Әни һәм авыл хатын-кызлары урманга чана өстерәп барып алып кайттылар. Корырак агач-ботакларны 5-6 хатын-кыз берләшеп төйи иделәр. Ә без, балалар, әниләр каршына тау башына кадәр чабып каршы алырга бара идек, – ди.
Утын гына да түгел, әрем, салам әзерләп куялар. Алар янып бетеп, кисәү белән тараткач, утлы күмердән бераз булса да җылы бүленеп чыга, имеш.
Уку бик авырлык белән бара. Берара мәктәптә дәфтәр кытлыгы башлана. Нәрсә табалар, шуңа язалар, әмма уку тукталмый. 1-7 сыйныфларны Күлле Киме авылының иске мәктәбендә укып тәмамлый. Моннан соң укуын Олы Әтнәдә дәвам итәргә була. 8 сыйныфны анда укыгач, Күлле Кимедә унъеллык мәктәп ачыла – Рәисә апа кире туган авылына кайта. 
Сугыштан соңгы елларда мәктәпне тәмамлый һәм Күлле Кимедә яңа ачылган балалар йортына тәрбияче булып эшкә урнаша. Бу очракта балалар йортын тасвирлап узарга кирәк. Анда төрле җирдән килгән һәм төрле яшьтәге сугыш чорының ятим балалары тәрбияләнә.
Читтән торып педагогик техникумда белем ала. Ел саен ике айгача шунда бара торган була. Моннан соң Күлле Кименең башлангыч сыйныфлар мәктәбенә урнаша. Биредә дә юлсыз юлдан Арчага барып йөрүләрне күңеле әрнеп искә ала. “Машина турында сүз дә юк, ат эләксә бик яхшы була иде”, – ди.
Зур шатлыгы – укучы балалар да, хезмәттәшләре дә бик яраталар һәм хөрмәт итәләр аны. Берара куст.метод берләшмә җитәкчесе дә булып, авылларга йөрергә туры килә. Ә укытуда үз ысулы була – бала нәрсәне аңламый, шуны һәрберсенә аерым аңлатып, белемне тиешенчә сеңдерергә тырыша. “Ә андыйларны чамалау кыен түгел, гадәттә, аңламаган бала аптырап утыра ул”, – ди. Шунда ук элекке заман белем һәм тәрбия бирү методикасын сагынып искә ала: “Бер-береңә ярдәм итү, булышу дигән төшенчәләр шул вакытта барлыкка килде инде, – дип өсти. – Мәктәптә генә дә түгел, хәтта авылдагы күрше-тирә хатын-кызлар да үзара берләшеп бер көнне – беребезгә, икенче һәм аннан соңгы көннәрне башкабызга су китерә идек. Чөнки анысы да проблема иде шул”. Башлангыч мәктәптә үзенең остазы дип газетабызда инде бер тапкыр гына язмаган, 100 яше тулырга 6 ай калганда вафат булган мәрхүмә Мәймүнә апа Гайсинаны атый ул.
Сер түгел, барлык мәгариф сис­темасы кебек үк, ул да укыту белән генә шөгыльләнми, монда колхозның бер эшеннән дә калмый: печәнме ул, чөгендер-бәрәңгеме – берсе дә аннан башка узмый.
Җәмәгате – колхозда токарь булып эшли. Аның бе­лән 1954 елгы Фә­рит исемле егет тәрбияләп үс­­те­рәләр. Язмыш ку­шуыдырмы, Фә­ритнең җә­мә­гате дә гаиләдә бары бер бала булып үсә. 
Ул гына да түгел, бу гаилә дә бары бер егеткә тормыш бүләк итә. Рәисә апаның инде оныкчыклары да бар – алары икәү: бер кыз һәм бер ул үсеп килә. Югарыда язып үткән идем инде, алар барысы да Казанда яшиләр. 
– Шөкер, әледән-әле кайтып хәлемне белеп торалар. Олыгайгач, төрле авыртулар булып  тора. Шулай да бүгенгемнән канәгать мин, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев