Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Ралия Гарипова: “Үземне табиб итеп күрәм”

Безнең яшьләр.

Күңгәр урта мәктәбе укучысы Ралия Гарипованың химия фәненнән 100 балл туплавы турында хәбәр иткән идек.
Газетабыз битләрендә 100 баллга ия булучылар турында һәрвакыт язып киләбез. Куанычлы хәбәрне ишетүгә үк Ралия белән элемтәгә чыктык. Ул: “Барлык фәннәрне дә тапшырып бетереп, нәтиҗәләре билгеле булсын инде”, – дигән иде. Менә ул көн җитте. Үткен, чая, мөлаем, күзләрендә шатлык нурлары балкыган Ралия белән сөйләшәбез. Уртача гына буйлы, сөйкемле Ралия һичшиксез үз мәктәпләренең тарих битләрендә үзенең кечкенә генә урынын алды инде. Ул үзе дә: “Уку ягыннан файдалы, яхшы кеше булып каласым килә”, дип хыялланган була. Кыз баланың хыялы тормышка аша, диләр. Монысы хак.
– Ралия, иң югары балл җыю белән син үзегезнең мәктәп кенә түгел, район тарихына да кереп каласың инде. Кыскача гына, шушы югарылыкка ирешү юллары турында әйтеп китсәң иде?
– Шушындый уңышка ире­шүемә барлык укыту­чы­ларыма, гомумән мәк­тәп коллективына чиксез рәх­мәт­лемен. Беренче укытучым Суфия Ман­сур кызы булды. Ул безне һәр яктан үс­терде. 
Башлангыч белем дә бирде, тәрбия дәресләре дә үткәрә иде. Укытучыбыз Рәмлә Ринат кызы белән 7 ел буе дус, тату, бердәм сыйныф булдык. Үсә төшкәч, сыйныфташлар белән бер-беребезгә таяныч була алдык. Гомумән, һәр укытучыма да мин бик рәхмәтле. Безнең уңышлар, аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
–  Күп кеше Бердәм Дәүләт имтиханын тапшырырга курка. Синеңчә имтиханга әзерләнү, аны тапшыру кыенмы?
– Имтиханнардан куркырга кирәкми. Иң мөһиме, вакытында әзерләнергә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. 10-11 сыйныфка укырга калгач та, имтиханга акрынлап әзерләнә башларга кирәк. Мин үзем төгәл фәннәрне яратам. Математиканы да яратып укыдым, моның өчен укытучыма рәхмәт. Химия бит ул төгәл фән. Математика фәнен яхшы белүем дә химиядән югары балл тупларга ярдәм иткәндер. Химия белән биологиядән Хәмдия апа Галиева укытты. Ул миңа рухи яктан да ярдәм итте. 
– Үзеңне киләчәктә нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?
– Гөлнар апа, беләсезме, әти-әнием мине кечкенәдән табиб итеп күрәләр иде. Үзем дә табиб булам, дип хыяллана идем. Аннары берара ул хис сүрелеп киткән кебек булды. Әти-әнием, кем булырга телисең, үзең сайла, дигәч, кабат табиб һөнәре турында уйлый башладым. Киләчәктә дә табиб булырга телим. Медицина университетына укырга керергә уйлыйм.

Автордан. Ралия бүгенге көндә медицина университетына  укырга керергә хыяллана. Хыяллары тормышка ашсын иде дип кенә телисе кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев