Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рүзәл ялга кайтканда үзе белән алып кайткан булган...

«23 февраль көнне носки эченнән шушы открытканы алдым, Түбән Көек мәктәбе укучысы язган» дип, әнигә открытканы алып кайтып биргән булган.

Хатирә
Түбән Көек мәктәбендә бик истәлекле очрашу узды.
Мәктәпкә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Олы Әтнә егете Рүзәл Галиуллинның әнисе Фәния апа белән бертуган апасы Гүзәл килгән.
Килүләренең максаты шушы мәктәптә белем алган Гөлүзә белән күрешү була. Ни өченме? Барысын да тәртип белән аңлатыйк әле. 
...Һәркайсыбыз хәбәрдар, районыбыз халкы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Өй, күңел җылысын тойсыннар дип җылы носки, оекбаш ише әйберләр дә бәйләп җибәрәләр. Узган ел махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә Түбән Көек мәдәният йортының «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче мәктәп укучылары хатлар язып, кулдан ясалган открыткалар әзерләп җибәрәләр.
Һәм шул открыткаларның берсе якташыбыз Рүзәл Галиуллинга барып ирешә. Туган як җылысына төренгән, күңел җылысы белән сугарылган хатны аеруча үз итә ул. Ялга кайтканда аны үзе белән алып та кайта. Аңлагансыздар инде, хат язып, открытка ясаучы бала — Түбән Көек мәктәбе укучысы Гөлүзә Гарифуллина.
Кызганычка каршы, күптән түгел батыр йөрәкле һәм гаять кешелекле якташыбыз һәлак булды. Әмма Түбән Көек мәктәбе укучысы иҗаты сакланган. Мәрхүмнең әнисе һәм апасы белән очрашу әнә шул уңайдан уза.
— Рүзәл узган ел көзлектә отпускага кайткач, 23 февраль көнне носки эченнән шушы открытканы алдым, бер мәктәп баласы язган дип, әнигә открытканы алып кайтып биргән булган. Рүзәл вафат булгач, әни шушы открытканы саклыйм әле, дип миңа күрсәтте. Шуннан Түбән Көек укучысы икәнен белгәч, әни, шул кыз баланы күрәсе, аңа истәлек бүләге тапшырасы килүен әйтте, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты апасы Гүзәл. Сүзен дәвам итеп: — Ул открытканы әни кире алып кайтып китте. Саклыйм әле мин аны диде. 
Менә шулай, аз гына игътибар да махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә зур һәм кадерле бүләк булып барып ирешә. Бәхәссез, ягымлы сүзләр язылган хат та, балалар кулы белән ясалган самими рәсемнәр дә егетләребез күңелен җылы оекбаш-носкидан ким җылытмый.
Патриотик тәрбияне дә, мәрхәмәтлелекне дә, вакытсыз гомере өзелгән якташыбызны искә алуны да үз эченә алды бу очрашу. 
Ә Рүзәлнең рухы шат булып ятсын, авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев