Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Табиб һөнәрен сайладыңмы – үз эшеңә җаваплы һәм дә кыю бул

“Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах” фестивале кысаларында район үзәк больницасында “Ачык ишекләр” көне үткәрелде.

Фестивальнең төп максаты – өлкән сыйныф укучыларына, тормышларын табиб, шәфкать туташы һөнәрләре белән бәйләргә уйлаганнарга больницаның эшчәнлеген икенче яктан, медицина хезмәткәрләре күзлегеннән күрсәтү иде.

Аларның көндәлек эшләре ничек башлана, ничек үтә? Район үзәк больницасы баш табибы Эльдар Яруллин үзе һәр кабинетның эшчәнлеге, больницаның тормышы белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бу көнне больница ишеген мин дә авыручы түгел, ә укучылар белән кызыксынучан кеше буларак ачып кердем. Ашыгыч ярдәм ягыннан керүгә өлкән шәфкать туташы Әлфия Шәрәфиева каршы алып, кулларыбызга халатлар, маска һәм бахиллар тоттырды. Тырыштык, җаен таптык, кидек зәңгәр халатларны. Ник зәңгәр димен, чөнки коронавирус чорында юка марля кебек халат кигән табибларны күп күрергә туры килде. Бу юлы ул халатлар, безнең өстә. Шимбә көн булса да, больницада күренергә килүче авырулар бар. Әллә кыска сәгатьле көн булгангамы, әллә табибка алдан язылуның файдасы күренә башлаганмы, озын­озак чиратлар күренмәде. Укучылар белән очрашу барышында регистрация эшчәнлеге белән таныштырган вакытта Эльдар Шәүкәт улы да моңа аерым басым ясап:

– Биредә һәр авыручының карточкасы бар. Бу поликлиниканың төп документы. Шунысын да әйтәсе килә, хәзер, больницага килдем дә, шушы табибка кердем дигән әйбер юк. Алдан язылу кирәк. Бу табибларның эшен җиңеләйтү максатыннан түгел, киресенчә авыруларның вакытын сарыф итмәс өчен башкарыла. Чөнки авыру иртәнге сәгать сигезләрдә больницага килә, ә табибка бары тик сәгать берләрдә генә керә ала. Менә шушындый хәл килеп чыкмасын өчен, табибка алдан язылырга кирәк. Моны больницага шалтыратып та, дәүләт хезмәте порталы аша да эшләп була. Игътибар итсәгез, элекке кебек чиратлар бетеп килә. Чөнки алдан язылгач, авыручы вакытында гына килә. Район үзәк больницасына килүчеләр, үзләренең медицина карточкаларына ябыштырылган QR­кодка игътибар итми калмаганнардыр. Әлеге алым бары тик безнең район больницасында гына эшли башлаган. Баксаң, әлеге ысулның да уңайлыклары күп икән. Баш табиб аңлатуы буенча, QR­кодлар карточкаларны югалтмас өчен эшләнгән. “Кызганычка каршы, бездә карточка югалу очраклары күп булды – авыручы аны кайда да булса онытырга яки сумкасына салып өенә алып кайтып китәргә мөмкин. Ә QR­кодларны сканерлыйсың, системада авыруның нинди табибларга баруы, нинди юл үтүе, карточканың кайдалыгын билгеләргә мөмкин”, – дип аңлатып үтте баш табиб.

Моннан тыш, очрашу барышында укучылар беренче ярдәм күрсәтү хезмәте, лаборатория, хирургия бүлеге, рентген эшчәнлеге белән дә таныштылар. Шулай ук 2019 елның июль аеннан эшләп килгән төбәкара гериатрия бүлеге турында да сөйләнелде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев