Танышу һәм кавышу тарихлары бик кызык
“Сугыш арты еллары бик авыр булды. Ипи өчен чират торулар, Сабантуйга барырга акча кирәк дип утын кисүләр әле дә хәтердә”, – ди гаилә башлыгы.
Эдуард абый Олы Әтнә авылында Маһинур һәм Гатаулла Сәмигуллиннарның 6 баладан дүртенчесе булып дөньяга килә. Төгәл әйтсәк, 5 ул һәм 1 кыз туа бу гаиләдә: 1951 һәм 1954 елгы энекәшләре, 1942 елгы һәм 1948 елгы абыйлары, 1945 елгы апасы яклавы астында үсә ул. Үзе 1950 елгы.
– Әтидән 10 яшемдә калдым. 1961 елга күчкән вакытта вафат булды. Ә әнине 1991 елны югалттым, – ди ул яшьле күзләрен яшереп.
Хәер, инде барлык бертуганнарын да җирләгән. Шөкер, аларның балалары белән аралашып торалар икән.
Биредә туганнарының бер өлеше гаиләләре белән Печора шәһәрендә – Воркута якларында шахтада эшләвен билгеләргә кирәк. Совет чорында төрле шахталарга иң күп эшче көчне безнең татар халкы биргәндер ул.
Хәзер хәләл җефете Гөлнур апай белән үзләре дә 1976 елгы Гөлнара исемле кыз белән 1985 елгы Альберт исемле ул тәрбиялиләр. Улы – 2 кыз, кызы 2 ул һәм 2 кыз үстерәләр. Кыскасы, 6 онык тәрбиялиләр.
Әле июнь аенда 2 оныклары яраткан бабай белән әби янында кунак булып китәләр.
– Алар киткәч күңелсез булып калды, – диләр өлкән Сәмигуллиннар.
– Иртән мин торганда, алар да торып басалар... Алар уянганчы чыгып китсәм, арттан: “Бабай кайда ул?” дип, йөгереп чыгып җитәләр, – дип канәгать елмая Эдуард абый.
Гөлнур апай Ары авылында үсә. Мәктәптән соң Олы Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумының зоотехника бүлегендә укый. Ә Эдуард абый бу вакытта тракторда эшли. Әнә шулай юл таныштыра аларны. Ул чордагы юл галәмәте турында соңрак искә алырбыз әле. Әлегә мәкаләбезне “Алтын туй”ларын билгеләүче бу пар турында язып дәвам итик.
Эдуард абыйның хезмәт юлы бозау көтүдән башлана. Әле мәктәпнең кечерәк сыйныфларында укыганда ук гаилә бюджетына акча эшли ул. Ә инде VIII сыйныфны тәмамлаганда хезмәт баскычы буйлап югарырак күтәрәләр – аңа күмәк хуҗалык сыерларын көтүне ышанып тапшыралар. Бу елны ул Яшел Үзән шәһәрендәге училищега барып, укуын дәвам итәргә уйлый. Тик... акчасызлык, начар тормыш чабудан тарта. Училищеның тулай торагы булмый, ашарга-эчәргә дә кирәк. Өйдән нидер өмет итеп булмый – әтисез гаилә үзе дә очын очка көч-хәл ялгый. Нәтиҗәдә, бер ай укыганнан соң Эдуард абый кабат Олы Әтнәгә әйләнеп кайта һәм үз сүзләре белән әйтсәк, “Бригадта көрәк-сәнәк тотып, хатын-кызлар белән бергә эшли”.
Бу октябрь ае. Шуннан фермада ат җигә башлый – басуга тирес түгә. Ике кышны шулай чыга, тракторчыга плугарь булып эшли. Бер үк вакытта тракторчы булырга укый. Ә 1968 елны аның үзен дә тракторга утырталар. Чылбырлы “Т-38” була бу. Искенең яңарагы була ул, ә көзен “ДТ-54” тракторы бирәләр. Ул чорда аның хәтеренә иң нык уелганы – Арча районының Байкал авылы ягындагы урманнан чана белән агач ташу. Чөнки иртән чыгып китеп, төнлә генә кайта, иртән агачны бушатып, тракторга ягулык салып, сәгать 3кә кадәр ял. Аннан кабат – урманга.
– Эшләдек, азапландык – чөнки акча кирәк, – ди.
Бу “ДТ-54”тә кулдаш белән 1971 елга кадәр эшли – ул йөртеп бара, иптәше алып кайта. Тырышлык бушка китми – хәйран гына бүрәнәлекләр туплый. Ә 21 яшендә аны совет армиясенә чакыралар. Армиядән кайткач, әнисенең шушы нигезне күтәрткәнен күреп куана. Тик, бер яктан – куаныч, икенче яктан – йортның оялдысы да юк, сайгаклары кысылмаган, идән асты чокыры да, мич чыгарасы, җылылык торбалары кертергә кирәк... Тырыш ташка кадак кага диләр бит – 1973 елның кышына шушы йортка керәләр алар. Кыскасы, биредә, үз тырышлыгы белән булдырган дигәннең ачык мисалын күрәбез.
Армиядән кайткач, тагын 3 ел дәвамында, 1976 елгача “ДТ-54” тракторында эшли. Моннан соңгы хезмәт юлы зур егәрлекле тракторлар белән бәйле. Дөрес, әле 18 яше т улганчы ук ДОСААФта машина йөртергә “права”га укып чыга. Заман модасына иярепме, шофер булу теләге белән яна. Менә ниһаять теләген тормышка ашыру мөмкинлеге дә туа.
Тик шушы елларда күмәк хуҗалыкка яңа төр трактор - “Т-150” кайта. Шундый гадәт бар, яңа тракторга тракторчылар чират буенча утыралар. Әмма моңа утырырга берәү дә атлыгып тормый. Ә Эдуард абый электән тәвәккәл кеше – шулай итеп куәтле, гайрәтле техника тракторчысы булып китә ул. Анда 6 ел көч куя, шуннан “МТЗ-82” кайта, анда исә 3 ел эшли. Бер дә көтмәгәндә, күмәк хуҗалыкка тагын яңа төр техника – чылбырлы “Т-150” бирәләр. Анысы белән, күбесенчә, урманнан агач ташый. Күмәк хуҗалыкның ул чордагы җитәкчесе: “Һаман трактор йөртмәссең, әйдә, тракторчылар бригадиры булып эшлә”, – дип шунда куя. Озак эшләргә туры килми, Яңа елга кунакка Казанга китә, ә кайтканда аны “Яңа гараж мөдире кайтты”, дип каршы алалар. 3 ел чамасы эшләгәч, эштән туктарга уйлый – слесарь булып эшли башлый. Әмма яңа “К-700” тракторына кабат кыю йөрәкле Эдуард абыйны чакыралар. Шулай итеп тагын 6 ел зур егәрлекле трактор рулен бора. Ә 2008 елны тракторның тагын да зуррагы – “Нью-Холланд” дигәне кайта. Әлбәттә, аны Эдуард Сәмигуллинга ышанып тапшыралар. Анда барысы 14 ел эшли. Шулай итеп 72 яше тулганчы трактор руле бора.
– Эшнең авырлыгы тракторга әллә ни йогынты ясамый, бары үзеңне дөрес тота белергә кирәк, – дип фикерли ул.
“К-700” авыррак, “Нью-Холланд” тракторы бик уңайлы. Чылбырлы “К-700” дә бик яхшы трактор – кар өстеннән яхшы чаба. Аның белән бик күп эскерт тарттырдым”, – дип искә ала.
Бик тәвәккәл кеше ул,”Тракторга кеше кирәк дип чакырсалар, үзем эшләп туктаган тракторга әле дә утырырга әзер мин”, – ди.
Ә менә Эдуард абый эштә вакытта, җәмәгате Гөлнур апай чын хуҗабикә, алай гына түгел, сөекле хатын, кадерле ана, яхшы килен ролен үти. Ары авылында күл буенда, мәчет каршында туып-үсә.
Әти-әнисе Шәмсетдин белән Васвикамалның 6 баласыннан төпчеге булып үсә. Аларның да кайсыдыр Үзбәкстанда, СССРның төрле шәһәрләрендә яшиләр. “Инде барысы да вафат икән. Аларның балалары белән әле дә элемтә тотабыз”, – ди.
Башта монда зоотехник булып эшли.
– Өйгә кайтып кермәдем диярлек. Өстәвенә, гаилә подряды дип күп итеп чөгендер бирә иделәр. Аңа, күбесенчә, олы кызымны ияртеп йөрдем.
Еллар узгач ул миңа: “Әни, авылдан китүемнең төп сәбәбе әнә шул хисапсыз чөгендер булды”, диде.
Киңәштек тә, техникумда лаборант булып эшли башладым, – ди.
Моннан соң ГОССТРАХта эшли – биредә 20 елдан артык көч куя. Һәр эшен куанып, җанланып, күзләре янып искә ала. Чөнки һәрберсендә иң алдынгы хезмәткәр санала.
Ә танышу һәм кавышу тарихлары бик кызык.
Сабантуй көнне техникумда укыган кызлар белән бергә шушы урамга кичке уенга менә ул. Яшьләрнең танышуы әнә шул вакытта була, гармунчы, җырчылар катнашында узган кичә сәбәпче була. Ә 1975 елның 22 мартында юлсыз юлдан автобус белән кәләш алырга дип Арыга киткән Эдуард абый белән кунакларны өй, лапас түбәләренә менеп карый-карый көтәләр. “Көчкә кайтып җиттек”, – диләр үзләре дә.
Иртән киткәндә бераз туңдырган булса да, көндез шактый ук җепшетә. Автобусны трактор белән тарттырып көч-хәл кайтып җитәләр. “Гомергә истә калырлык булган бу”, – дип шаяртуга, “Шуңа күрә 50 ел бөтен каршылыкларны җиңеп яшәдек без”, – дип көләләр. Больницадан беренче “мәхәббәт җимешләре”н алып кайткан көнне дә яхшы хәтерлиләр. “Бик буранлы иде, ат белән төштек”, – диләр.
Ә бүгенге тормышларыннан бик канәгать алар.
– Иң мөһиме – тормыш юлын гадел узарга тырыштык. Кадерле балаларыбыз гел кайтып хәлебезне белеп торалар. Иң мөһиме – саулык-сәламәтлек, тазалык-тынычлык булсын. Бәхетле яшибез, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев