Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Үтелгән гомер заяга узмаган

Зөфәр Шакир улы озак еллар техникумда эшләү дәверендә, бик күп белгечләр әзерләп чыгарды

Әнием Разия, ул вакыттагы Кызыл Юл районы Яңа Өҗем авылыннан, Иске Җогып авылына, әтием Гарифҗанга кияүгә чыга. Әни төпчек бала була.

Абыйсы Шакир сугыш башланганчы 8 ел колхоз рәисе була, бронь белән калып килә. 1942 елның 6 сентябрендә, 41 яшендә сугышка китә. Сталинградта каты сугышларда катнаша. Ул хатынына фронттан ике хат язып җибәрергә өлгерә, хәбәрсез югала. Хатыны Гөлсем апа барысы җиде бала таба, икесе үлә. Гөлсем апа биш баланы (өч малай, ике кыз) берүзе тәрбияләп үстерә.

Гөлсем апаны без Бал апай дип йөрттек. Әни белән мин Бал апайларга гел кунакка бара идек. Бал апай үзе дә безгә кунакка еш килә иде. Бер кунакка барганым бик нык истә калды. Әни мине матур итеп күрсәтергә уйлагандыр инде, күрше малайның үзе бер дә кимәгән кара төстәге костюмчалбарын киертеп алып барды. 1949 ел, эссе җәй, ат юлыннан ялан тәпи барам. Туфракның кайнарлыгы аякка сизелә. Әнинең төенчегеннән сулы шешәне сорап су эчеп, әнине туктатып “арыдым” дип ял да итеп алам. Арттан бидоннар салган, дилбегәсен хатын-кыз тоткан бер ат куып җитте. Әнигә ул: “Балаң да бар икән, әйдә утырыгыз”, – дип туктап утыртты. Сикерә, сикерә куандым. Яңа Өҗемгә барып җитеп, чәй өстәле артына утырдык. Бал апай бик матур хатын, уен-көлкеле, бик жор телле иде. Миңа карап-карап торды да: ”Габделбәр чын егет булган, нинди матур костюм чалбарлар киеп килгән”, – диде. Мин алма апага: ”Кешенеке бит ул, үземнеке түгел. Камилнекен киеп килдем”, – дидем. Әнине кызарттым.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев