Әтнәдән Сәвия һәм Газиз Вәлиевләр терлекчелектә бергә эшлиләр
Түбән Шашы авылында гомер буе бергә эшләп, моның уңай якларын күреп куанган гаилә белән танышып кайттым.
Данлыклы “Искра” ягы элек-электән хезмәт сөючән халкы, тырыш колхозчылары, эшчән хезмәткәрләре белән дан тотты.
Мәкалә геройлары – шушы якта уртак гаилә корып, бер юнәлештә эшләгән, бүгенге көндә дә шул хезмәтләренә тугры калган Сәвия һәм Газиз Вәлиевләр.
Сәвия 1960 елны Кышлау авылында туып-үсә. Аның терлекчелек өлкәсенә кереп китүе бер дә уйламаганда килеп чыга. Бу урында сүзне аның үзенә бирик.
– Туган апам Гөлсинә фермада савымчы иде. Мәктәптә укыганда, кайвакыт, мин дә аңа булышып йөрдем. Ә инде 8 сыйныфны тәмамлагач, 1975 еллар дип хәтерлим, җәен эштән киткән бер савымчы урынына чакырдылар. Нәтиҗәдә июнь ае урталарыннан 26 августка кадәр – ике ай ярым шунда эшләдем, сыер саудым, – дип башлады ул сүзен.
Әйтергә кирәк, ниндидер эшкә, бигрәк тә шулай яшь чактан тотыну өчен, халык теле белән әйтсәк, “Ат йөрәкле” булу кирәк. Сәвиягә караганда, бу яктан аңа сокланырлык – авылдашлары әйтүенчә, нинди эшкә тотынса да, тиешенчә башкарып чыга ул. Афәрин, күз тимәсен!
Гадәттә, без, “Эшем авыр түгел”, диюгә күнеккән. Күпчелек шулай ди. Ә менә Сәвия:
– Бигрәк тә башлангыч чорда бик җиңел булмады. Иртән әни йокыдан уятып, авылдан җәйләүгә төшереп җибәрә иде. Көн саен иртәнге 4нче яртыда торырга кирәк... Көн дә ике тапкыр савасың... – ди.
Хәзерге 15 яшьлек яшүсмернең көн саен иртәнге 4тән 8гә кадәр, аннан төштән соң 4тән 8гәчә 25 баш сыер савуын күз алдына китерүе дә авыр.
9 сыйныфны тәмамлап, җәйге каникуллар башлануга, аны янә шул ук эшенә чакыралар. Анда эшләүче кабат читкә киткән.
– Сыерлар да таныдылар бугай үземне, – дип көлә.
Ә икенче яктан карасак, ялгыз ана белән үскән 8 балалы гаиләгә зур ярдәм була бу. Шулай итеп кабат 29 августка кадәр сыер сава ул.
10 сыйныфны тәмамлагач тагын шул ук төркемгә эшкә чакыргач, үзе дә гаҗәпкә кала…
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев