Терлекчелектә парлап эшләү җайлырак
Түбән Шашы авылында гомер буе бергә эшләп, моның уңай якларын күреп куанган гаилә белән танышып кайттым.
Данлыклы “Искра” ягы элек-электән хезмәт сөючән халкы, тырыш колхозчылары, эшчән хезмәткәрләре белән дан тотты.
Мәкалә геройлары – шушы якта уртак гаилә корып, бер юнәлештә эшләгән, бүгенге көндә дә шул хезмәтләренә тугры калган Сәвия һәм Газиз Вәлиевләр.
Сәвия 1960 елны Кышлау авылында туып-үсә. Аның терлекчелек өлкәсенә кереп китүе бер дә уйламаганда килеп чыга. Бу урында сүзне аның үзенә бирик.
– Туган апам Гөлсинә фермада савымчы иде. Мәктәптә укыганда, кайвакыт, мин дә аңа булышып йөрдем. Ә инде 8 сыйныфны тәмамлагач, 1975 еллар дип хәтерлим, җәен эштән киткән бер савымчы урынына чакырдылар. Нәтиҗәдә июнь ае урталарыннан 26 августка кадәр – ике ай ярым шунда эшләдем, сыер саудым, – дип башлады ул сүзен.
Әйтергә кирәк, ниндидер эшкә, бигрәк тә шулай яшь чактан тотыну өчен, халык теле белән әйтсәк, “Ат йөрәкле” булу кирәк. Сәвиягә караганда, бу яктан аңа сокланырлык – авылдашлары әйтүенчә, нинди эшкә тотынса да, тиешенчә башкарып чыга ул. Афәрин, күз тимәсен!
Гадәттә, без, “Эшем авыр түгел”, диюгә күнеккән. Күпчелек шулай ди. Ә менә Сәвия:
– Бигрәк тә башлангыч чорда бик җиңел булмады. Иртән әни йокыдан уятып, авылдан җәйләүгә төшереп җибәрә иде. Көн саен иртәнге 4нче яртыда торырга кирәк... Көн дә ике тапкыр савасың... – ди.
Хәзерге 15 яшьлек яшүсмернең көн саен иртәнге 4тән 8гә кадәр, аннан төштән соң 4тән 8гәчә 25 баш сыер савуын күз алдына китерүе дә авыр.
9 сыйныфны тәмамлап, җәйге каникуллар башлануга, аны янә шул ук эшенә чакыралар. Анда эшләүче кабат читкә киткән.
– Сыерлар да таныдылар бугай үземне, – дип көлә.
Ә икенче яктан карасак, ялгыз ана белән үскән 8 балалы гаиләгә зур ярдәм була бу. Шулай итеп кабат 29 августка кадәр сыер сава ул. 10 сыйныфны тәмамлагач тагын шул ук төркемгә эшкә чакыргач, үзе дә гаҗәпкә кала...
Әле 9 сыйныфта укыганда ук булачак хәләл җефете белән танышалар.
Совет заманында тәртип шундый иде – башка авыллардан килгән укучылар махсус төзелгән интернатта тордылар,
атнага ике тапкыр гына өйләренә кайттылар.
Ул да 5 сыйныфтан бирле Күңгәрдә интернетта торып укый.
– 9 сыйныфта укыганда бергә торган кызлар белән авыл клубына концертка барган идек, армиядән кайткан чибәр, телгә оста Газиз исемле егет белән таныштым. Шул егет белән ике ел йөрдек тә, өйләнештек. Мәктәпне тәмамлагач та аны калдырып китәсем килмәде шул, – дип көлә.
Газиз да ишле, 8 балалы гаиләдә, шулай ук 5нче бала туып-үсә. Кызык бит – башкача әйтсәк, икесе дә сигезлеләрнең бишенчеләре икән бит алар.
Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә дә уйлый ул. Ахыр чиктә, авыл тормышын сайлый. Аннан өлкәнрәк абыйсы да, энесе дә бар, югыйсә. Күңгәрдә төп нигездә бераз яшәгәч, “Искра” Түбән Шашыда Яшьләр урамы төзи башлый һәм Вәлиевләргә тәкъдим итә. Шулай итеп 1981 елдан биредә яши башлыйлар.
Армия хезмәтен 1973-1975 елларны Германия Демократик Республикасында уза. Солдат хезмәтен үтәп кайткач, терлекчелеккә эшкә килүе очраклы түгел икән. Җәмәгате сүзләре белән әйтсәк, кечкенә чактан ук ялгызы 8 бала тәрбияләгән әнисенә ияреп лапаска йөри – мал-туар карап үсә. “Ул – терлекләрне, алары аны яраталар”, – ди Сәвия. Дөрес, Газиз башта кулдаш шофер булып эшли. Терлекчелекккә эшче куллар бик кирәк чор була ул. Тәкъдим итүгә шунда күчә дә. Аннан соң, җәмәгать янында булырмын, булышырмын дип тә уйлый. Үзе үсмер бозаулар тәрбияли. Җәен көтү дә көтә. Ә инде “Искра”ның данлыклы терлекчелек комплексы төзелгәч, җәмәгате дә, ул да 11 ел дәвамында шунда эшлиләр. Балаларга һәрдаим күз-колак булыр өчен төрле сменада булырга тырышалар.
Искитәрлек шөгыле дә бар Газизнең. “Тирә-якта ул чыгармаган мунча мичләре сирәктер”, – диделәр аның турында. Күп вакытта бер көндә чыгара ул мичне.
“7 сыйныфта укыганда үзебезнең мичне карап сүттем һәм яңаны чыгардым. 3-4 көн азапландым.
Әле бүгенге көндә дә чакыручылар бар. Хәзер бик барырга теләмим инде”, – ди үзе. Аның тагын бер сокланырлык шөгыле – бик уңган, булган балта остасы да икән ул. Авылдагы күп ир-атны «балта тотарга» ул өйрәткән.
Газиз һәм Сәвия ноябрь аенда кавышалар. Туй уздырабыз дигәндә генә бөтен тирә-якны акка күмгән, билдән булган кар эри дә бетә һәм итек белән дә йөреп булмаслык халәткә китерә. Нәтиҗәдә, туйны декабрьдә уздыралар.
Өйләнешеп 4 көн узуга ук, Сәвияне Күңгәр фермасына эшкә чакыралар. “Әнекием Мәдинә башта җибәрмәде. Әмма тагын бер айдан чакырып килделәр, шуннан ризалаштым инде”, – ди үзе. Бу юлы 25 башлык әле бозауламаган да төркемдә таналар тәрбияли. Әлбәттә, җиңел булмый. Шөкер, җәмәгате Газиз ярдәм итә. Машинада эшләгән җирдән ул да терлекчелеккә – бозаулар тәрбияләүгә күчә. Үзенең эшен тәмамлауга җәмәгатенә булышырга ашыга. “Кулдашларым Газизә апай белән Мөнирә апай Кәримовалар да бик ярдәм иттеләр. Алар белән тау кебек өелгән күчтән сенаж чыгаруларны, аны әрҗә белән, бау белән күтәреп салам, 40 литрлы бидон белән сөт ташуларны онытырлык түгел”, – ди.
– Терлекчелек – бик авыр хезмәт инде ул. Иртән торып эшкә чабасы, өстәвенә, балалар тәрбияләргә, аларны мәктәпкә озатырга кирәк, өйдә дә эш күп.
Пенсиягә чыккач та 2 ел икесе бергә бозаулату торагында эшлиләр. Газиз иң авыры шунда эшләү чоры булды дип саный. Ә менә Сәвия сыер саву катлаулырак дигән фикердә.
2017 елдан эштән туктыйлар. Әмма әле дә хуҗалыкларында 7 баш мөгезле эре терлек тәрбиялиләр. Бу уңайдан күңелне тырнаган сорауны бирмичә кала алмадым: “Туймадыгызмы соң?” – дидем. “Юк, вакытны уздыру өчен бик кулай ул мал-туар асрау”, – дип елмайды Газиз. Ә Сәвия исә: “Бу сорауга җавапны ул бирү дөресрәк булыр. Җәмәгатем мине мал-туар янына бик сирәк чыгара”, – дип куйды. Тагын бер хикмәт диимме, Газиз көн саен йокыдан 4нче яртыда торып, лапаста радиоалгычны эшләтеп җибәреп карый мал-туарны... Аңа шулай рәхәт, шулай ияләнелгән. Бер уңайдан дөнья яңалыклары белән дә таныша. Бу гына да түгел, 6 ел дәвамында Түбән Шашы зираты өчен җаваплы булып, дини вазифа да үти ул.
Кыскасы, Сәвия Кышлау фермасында эшләгән чорларны исәпләмичә дә 39 ел дәвамында сыер сава. Газизнең сыер саву чоры 11 елга тула, ә барысы терлекчелектә 39 ел эшли. Гомуми эш стажы 45 елдан артык. Шөкер, хезмәтенә күрә хөрмәтне дә күрәләр. Медальләре, грамоталары күп, заманында суыткыч, хәтта чит илгә юллама белән дә бүләклиләр аларны. Өстәвенә, икесе дә «Атказанган колхозчы» исемен йөртәләр. “Тырышып, булсын дип эшләдек”, – диләр үзләре дә.
– Аллаһка шөкер. Без – бергә, 3 балабыз, 6 онык һәм 1 оныкчыгыбыз исән-сау. Күңелне борчыганы да бар: оныгыбыз Рәмис махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтты, госпитальдә ята. Бар теләгебез – дөньялар имин булсын, яшь буын хезмәт сөеп үссен иде, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев