Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Тукай иҗатында әйләнә-тирә табигать

Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы.

Габдулла Тукай әсәрләре табигатькә, аның “тере почмагына” мәрхәмәт иясе тәрбияли. Иң кечкенә балаларга язылган “Бала белән Күбәләк” шигыре балага гомерлек үгет-нәсихәт булырлык. Күбәләк баладан:
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, –
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! – дип ялвара.
Күбәләкнең бу сүзләре һәркемнең күңелендә калырга тиеш. Шагыйрь шуны тели. Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәрләр иҗат иткән. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә. Ул табигатьнең һәртөрле матурлыгын күреп шатлана, аның белән горурлана. Үзенең рухи халәте дә табигатькә бәйле.
Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе. Туган ягына мәхәббәтне дә Тукай табигатьне сурәтләүдән башлый. Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле. Бер “кечкенә генә инеш” (“Шүрәле”) бөтен авылны саф су белән тәэмин итеп тора. 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән. (“Туган авыл”)
Г.Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк. Ул яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс-төкәнмәс байлык та. Аның фикеренчә, урман – саулык, байлык сандыгы. 
Габдулла Тукай табигатьнең һәр фасылын, һәр мизгелен үзенчә күрә. Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра. “Җир йокысы”, “Яз галәмәтләре”, “Валлаһи”, Буран”, “Яңгыр”, “Яз хәбәре”, “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра. Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга да зур урын бирә, “Карлыгач”, “Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”, “Күгәрчен”, “Фатима белән Сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслык үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. Г.Тукай табигатьне ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра.
Бөек шагыйребез “әйләнә-тирә мохитне саклау” фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. “Туган җиремә” шигырендә Казан артын яратып искә ала, искиткеч табигатен тасвирлый, туган җирем җаныма ягымлы, ди. Инеш һәм чишмәләре кырлары үзәннәре матурлыгын сөйли.
Әйе, без Тукайны өйрәнәбез, аңа сокланабыз, иҗатына баш иябез. Мин дә авылым табигатенә сокланып карыйм. Тукай безнең Каенсар авылына да кунакка кайткан. Табигать матурлыгы беркемне битараф калдырмый. Туган җиребез, сулар һавабыз чиста булсын. “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул...” Бу шигырь менә безнең Каенсар авылына атап язылган кебек. Мин авылымны, аның табигатен бик яратам.

Алия Галәвиева,    Күәм урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев