Туксан еллык бәхетле гомер
Күәм авылыннан олы юбилеен үткәрүче Сәвия апа һәм Тәлгать абый бик бәхетле, тирә-яктагыларга үрнәк гаилә булып яшиләр.
Шушы көннәрдә Сәвия Галиевага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән Күәм авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Хәсбиуллин һәм җирле ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин котладылар.
Туган көне белән котлап, бүләкләр тапшыргач, юбиляр уңайсызланып:
– Миңа бүләк кирәкми, игътибарыгыз өчен рәхмәт, – дияргә ашыкты.
Ветераннар советы җитәкчесе тагын бер төр оригиналь бүләк әзерләгән – тәбрикләү сүзләрен шигъри юллар аша җиткерде. “Авылда бик хөрмәтле пар бу. Тагын да куанып, саулык-сәламәтлектә, бик озын гомерле булып яшәргә язсын аларга”, – дип теләде.
Сәвия Галиева авыр, әмма, шактый данлы гомер юлы уза. Бу очракта аның хезмәт юлын күз алдында тоту урынлы.
– Олы Әтнә авылында туып-үстем. Мин бала вакытта ук әтием сугыштан яраланып кайтты, шул сәбәпледерме, әллә ни озак яши дә алмады. 1953 елны вафат булды. Абыем Мансур, мин һәм сеңлем әниебез белән бергә яшәдек, – дип искә ала ул.
Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге белән Казан педагогик училищесына юл тота. Анда укып кайткач, Комыргуҗа мәктәбендә, соңрак Мәрҗәндә эшли. Моннан соң аны олы Бәрәзәдәге балалар бакчасы мөдире булырга кодалыйлар. “Җаваплы хезмәт булгачмы, курыктым. Нәтиҗәдә, райпода салымнар буенча хисапчы булып урнаша. Язмыш җиле уңнан да исә, сулга да этәрә бит ул. Ул арада Әтнә райком секретаре ярдәмчесе булырга чакыралар. Бераз эшләгәч, укытучы итеп Бәрәскә мәктәбенә җибәрәләр. Янә язмыш кушуымы, чыгышы белән Бәрәскәнеке булган, Күәм мәктәбендә эшләүче укытучы кыз мәгариф мөдире аркылы аның белән үзара мәктәпләрне алыштыруларын сорый. Каршы килми Сәвия Галиева. Шулай итеп Күәм мәктәбендә укыта башлый. Бу вакытта аны яңа гына Үзбәкстан якларында йөреп кайткан Тәлгать исемле егеткә димлиләр. Өлкән яшьтәге каенана, йорт тулы мал-туар булган йортка килен булып төшә ул. Чит якларда акча эшләп кайткан Тәлгать йорт-җирне дә башка урынга күчереп, яңартырга вәгъдә бирә.
Ике ел чамасы укытучы булып эшләп, олы кызы тугач, эшен алыштырырга була. Сорап йөри торгач, аны Күәм балалар бакчасына мөдир итәргә телиләр. Тик ул үзе каршы була, нәтиҗәдә аны тәрбияче итеп күчерәләр.
Балалар бакчасы мөдире читкә күчеп киткәч, кабат җитәкче вазифасын башкарырга өндиләр. Ике тапкыр мөдирлеккә боерык та алып кайтып кулына тоттыралар хәтта.
– Язмыштырмы, ялгыштырмы, мин кабат ризалашмадым, – ди ул.
Түбәсеннән су үткән, балалар йоклатырга урыны җитмәгән, кайберсен өстәлгә салырга мәҗбүр булган җиргә җитәкче булып килергә кыймый. Читтән килгән керәшен кызы бер ел эшләгәч, ачкычны фатир хуҗасына калдырып, китеп бара. Моннан соң инде, авыл советы рәисе һәм күмәк хуҗалык җитәкчесе соравы буенча, мөдирлеккә ризалашырга туры килә. Шул килүдән 10 елдан артык Күәм балалар бакчасы мөдире булып эшли. Бер ел чамасы яңа балалар бакчасын җитәкләгәч, пенсиягә китә.
Бар язмышы диярлек шушы һөнәр белән бәйле аның. Хәер, ул гына да түгел, җәмәгать эшләрен дә еш башкара. “Күәмгә килгәннән бирле сайлау комиссиясе секретаре булып эшләдем. Соңыннан “Беларусь” тракторы белән протоколларын илтеп йөрдек. Ә берсендә, һич оныта алмыйм, иртән китеп, бары көтү каршы алган вакытта гына кайттым. Әлбәттә, өйдәгеләр бик риза булмады. Ә каенанам Маһибәдәр: “Ай-яй, кайсы каланы алып кайтып килүең?” дип каршы алды”, – дип көрсенә. Каенатасы Гариф белән очрашырга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышына беренчеләрдән булып китеп, анда хәбәрсез югала. Аңарчы яманаты чыккан Суслангерда була, Маһибәдәр апа аның янына өч тапкыр бара. Соңыннан кайнанасын тәрбияләп соңгы юлга озата. Яшь вакытта торган фатир хуҗасын да бер елны өенә алып кайтып, ә барысы 14 ел тәрбияли.
Хезмәтенә күрә дәрәҗәсе зур була Сәвия апаның – монысын күпсанлы Мактау грамоталары дәлилли. Аларны әле дә күз карасыдай саклый. Чөнки гаять гадел, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган җитәкчене ихлас хөрмәт итәләр.
Тагын бер кызыклы факт – Сәвия һәм Тәлгать Галиевларның бәхетле гаилә коруларына 56 ел булган. “Үзбәкстанда тормыш рәхәт иде. Әмма бирегә кайтуыма тамчы да үкенмим”, – дип канәгать елмая гаилә башлыгы да. Шулай булмый ни, бүгенге көндә ике кыз – Гөлнара һәм Клараның, 3 онык һәм 2 оныкчыкның кадерлеләре алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев