Тырышлык бушка китми
Түбән Шашы авылында яшәүче, районыбыз күләмендә танылган шәхес Мәхмүт Хәкимҗановның «Күңгәр мәчетенең нуры» исемле китабы дөнья күргән иде.
Дингә, муллалар тормышына багышланган беренче карлыгач буларак, бик тә үзенчәлекле булуы белән аерылып тора ул китап. Идел буе Болгар дәүләтенең ислам дине кабул итүенә 1100 еллык уңае белән бик вакытлы басылып чыкты дип исәпләргә кирәк. Китап безнең соңгы берничә гасырда яшәү рәвешебезне күздә тотып язылган һәм шактый гына мәкаләләр белән баетылып бирелгән. Китапны укып чыккан кешеләр Мәхмүт хәзрәтнең (ул Күңгәр мәчетендә хезмәт куя) бу хезмәтне башкаруга күп көч куйганлыгын абайлаган булсалар кирәк. Һәм ул моның турында бик тәфсилләп, «Кереш сүз» өлешендә язып та чыга. "Язу-сызу эшенә осталыгым булмаса да, Аллаһка тапшырып, бу эшкә алынырга булдым,"ди хәзрәт. Моны бик озакка сузмыйча эшкә керешә. Күп кенә авылдашлары белән сөйләшә, күрше-тирә авылларга да барып кешеләрдән сораша.
Мәхмүт әфәнде 44 ел буе мал табибы булып, беркая да китмичә, районыбыздагы терлекләрнең сау-сәламәт үсүләренә зур өлешен керткән кеше. Тирән белемле, сүз тыңлаучан, эшне җиренә җиткереп башкаручы, кәпрәюләрне белми торган кешелекле булуын искә алып хөкүмәтебез дә аның хезмәтләрен югары бәяли: "Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы«дигән мактаулы исем бирә. Баштарак авылдагы муллалар язмышы, башкарган эшләре турында язуны куркып кына башласа да, тәвәккәләгән эшнең арты хәерле булып бетә. Очрашкан кешеләрнең сөйләгәннәрен, белгәннәрен аерым дәфтәргә теркәп бара. Иң беренче Күңгәр авылының югары оч мәхәлләсендә озак еллар муллалык иткән Юшагъ хәзрәт Хафизетдин турында мәгълүматлар җыюдан башлый. Аның турында авылда азмы-күпме белүчеләр була. Юшагъ хәзрәт чыгышы белән Мари республикасы Бәрәңге районыннан. Мәхмүт хәзрәт тә Бәрәңге ягына барып күп кенә кешеләрне күрә, Юшагъ мулланың чыбык очы туганнарын табуга ирешеп, күп кенә мәгълүматлар җыя һәм аның турында «Әтнә таңы» газетасында бастырып та чыгара. Юшагъ мулла турындагы күпсанлы истәлекләрне җыя алу Мәхмүт хәзрәтне канатландырып җибәрә һәм эзләнү эшен дәвам итә.
Эзләнә, сораштыра торгач болганчык елларда Югары Шашы авылындагы Солтанхан мулланың язмышы белән бәйле мәгълүматләр килеп ирешә.
Солтанхан мулланы илдә колхозлашу еллары алдыннан алып китеп, ябып куялар. Ул шул китүдән авылына кайтып керә алмый. Аңа төрле гаепләр ташлыйлар, бер урыннан икенчесенә күчереп ябып тоталар.
Авылда калган гаиләсен төрлечә кыерсыталар, колхозга да керергә рөхсәт бирмиләр. Солтанхан мулла Ташкент каласындагы бер больницада вафат була. Болар турындагы тулы мәгълүматларны Солтанхан мулланың улы Сәүбәннең язмаларыннан белә автор.
Шундый авыр язмышларга дучар булган Күңгәр авылының Рәхимҗан исемле кешесе гасыр башында туган оясыннан чыгып китеп, бик күп еллар читләрдә йөргәннән соң, пенсия яшенә җитә. Шул вакыт эчендә туган ягын, бергә уйнап үскән иптәшләрен күрергә теләсә дә, эш кешесе буларак, беркайчан да кайта алмый. Лаеклы ялга чыккач та нык какшаган сәламәтлеге моңа ирек бирми. Туган ягын шулкадәр сагына, төшләрендә күреп уяна. Үләр алдыннан балаларына васыять итеп: «Мине күмгәч, каберем өстенә туган нигеземнең туфрагын авылга кайтып, алып килеп сибәрсез,» — дип әйтеп калдыра. Балалары әтиләренең бу амәнәтен үтиләр. Менә шундый аянычлы язмыш кешеләре белән дә безне таныштыра Мәхмүт әфәнде.
Егерменче, егерме беренче йөз башында авыл халкына хезмәт итүче муллалар, абыстайлар турындагы язмалар да урын ала китапта. Күңгәрдә Шәңгәрәй хәзрәт Юшагъ хәзрәт белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Сугыштан соңгы елларда сугыш ветераны, җор телле Фазуллин Гыйбадулла абзый да имамлык эшенә алынып бу эшне җиренә җиткереп үти. Түбән Шашы авылында 1949-1964 елларда Шәмсетдинов Галәветдин муллалыкны алып бара. Шуннан соңгы елларда авылда Закирҗан абзый муллалык итә башлый. Ул кул эшенә бик һәвәс икән. Бик килешле итеп ат арбалары, аңа яраклаштырып көпчәкләр ясарга өйрәнә, гражданнар сугышында катнаша, колхозда төрле хезмәтләр башкарып, 1964-1973 елларда муллалык вазифасын алып бара. 1973 елдан башлап Түбән Шашыда муллалык хезмәтен сугыш ветераны Мөхәммәтһади Галиев үтәүгә керешә. Сәүдә системасында гомер буе эшләгән Абдуллаҗанов Габделхак абзыйның да дини эшләрдән хәбәрдар булуы бу вазифага алынгач ук күренә. Матур яңгыравыклы тавышы белән Коръән укый, дини йолаларны башкара. Шактый еллар Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы авылларында имамлык итә. Аның вафатыннан соң Вәлиуллин Нурислам бу вазифаны үз өстенә ала. Мифтахов Гыйльметдин абзый да яшь вакытында Оренбург мәдрәсәсендә укыган була, сәүдә системасында эшли. Күңгәрдә имам булып тора, дини йолаларны төгәл җиткереп башкара. Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла мулла Садыйков гозер белән килгән авылдашларын беркайчан да кире бормый, хәленнән килгәнчә дини хезмәтләрне үти. Югары Шашы авылында бер чорларда сугышның алгы сызыгында булган Галиәскәров Нәҗип абзый да муллалык итә. 2013-2022 елларда өч авыл халкына дини хезмәт күрсәтү эшен Рубис хәзрәт Шакиров алып бара башлый.
Абыстайлар да үзләренә ышанып тапшырылган хезмәтне төгәллек белән йоласына туры китереп башкарганнар һәм башкарып килүләре турында автор бик теләп китапка урнаштыра. Рубис хәзрәттән соң Мәхмүт хәзрәт Хәкимҗанов бу эшне үз өстенә ала. Мәчетне төзекләндерү, балаларга, хатын-кызларга дини тәрбия бирүдә аерым бүлмәләр хәзерләнелә. Болар өчен киткән чыгымнарны Күңгәр авылында туып-үскән, югары белем алган, Себер якларында җитәкчелектә эшләүче Саммасов Реваль күпчелек өлешен күтәрә. Мәчет төзелешләрендә өч авыл халкы да үзләреннән лаеклы өлешләрен кертәләр. Бер, биш, ун мең сум акчаларын шушы эшләргә сәдака формасында тапшыралар. Араларында егермешәр, кырыгар мең сумны бирүчеләр дә юк түгел. Күңгәрдән Тимерханов Фирдинант та мәчет төзелешләренә, аны җиһазлауда үзеннән зур өлеш кертә. Шактый гына кешеләр үзләренең кул көчләре белән дә булышып, мәчетне сафка бастыруга күп көч куялар. Халыкның дингә булган игътибарын һәм ихтирамын күрсәтә торган дәлил була түгелме соң бу?! Бу очракта киләчәк буыннарны — балаларны дин юлына кертеп җибәрүгә, тәрбияле яшьләр үстерүгә укып мәдрәсә белеме алган пенсиядәге укытучылардан Галиева Суфия, Сәгъдиев Фәрхәтнең дә зур өлеше булуын исәпкә алмый мөмкин түгел. Азанчы Җәләлиев Гомәр һәм телгә алынмаган башка иптәшләр дә оештыру эшләрендә үзләренең кулларыннан килгәнчә булышалар. Авыл атамаларының килеп чыгышында кайбер кешеләрнең фикерләре дә җиткерелү, мәчет һәм мәдрәсәләр хакында, галимнәрнең язма истәлекләренә, архив материалларына мөрәҗәгать итүләр китапның эчтәлеген тагын да баеткан. Бу шулай булырга тиештер дә. Мәхмүт хәзрәт шуларны күз алдында тотып авылдагы кешеләр белгән материаллардан менә дигән тарихи язма истәлек булдырган. Менә бу югарыда искә алынган, халык арасында киң таралган гыйбарәнең нигезендә ята торган тырышлык, бары тырышлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән олы хезмәт. Күңгәр мәчетенең нуры өч авыл кешеләренә, балаларына дини, рухи тәрбия өлкәсендә үзенең зур өлешен кертәчәгенә нык ышанырга кирәк. Әле аның нуры тирә-як авылларга да таралып игелекле эшләр башкарырга ярдәм итәр.
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев