«Тырышып, ихластан эшләдек»
Социаль яклау бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбызда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы чорында балачактан эшләгән 78 тыл хезмәткәре яши.
Социаль яклау бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбызда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы чорында балачактан эшләгән 78 тыл хезмәткәре яши. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан аларның кайберләре белән таныштырырга булдык.
Зәйнәп Исмәгыйлева, Әйшияз авылы
Тиздән 93 яшен тутыручы Зәйнәп апа тормыштан һич зарланмый. Шөкер, сау-сәламәт, җәмәгате янәшәсендә. Авылның, алай гына түгел, Күәм авыл җирлегенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны ул.
Тумышы белән Яңа Бәрәскә авылыннан. Менә 50 елдан артык Әйшияз авылында яши. Җәмәгате Мәгъдүт абыйның кызларын да үзенеке кебек кабул итә. 5 яшеннән әнисе Фәрзәнә, параличланган бабай һәм күзләре күрмәгән әби белән яши. Шуңа күрә кечкенәдән “эш арбасы”на җигелеп, авырлыклар аша чыныгып үсүе гаҗәп түгел.
– Сугыш чорында әни белән бергә эшкә чыктым. Аеруча урак чоры истә калган, – ди ул.
Чөнки көн саен 30-35әр сутый урак ура ул. Аннан тыш, “Лабогрейка” урдырган көлтәләрне бәйләп тора. Монысы әнисенә булышкан чор булса, урманга утын кисәргә үзенә генә барырга туры килә. Арча районы Иябашы урманына баруын һич оныта алмый ул. “Өс-баш начар, аякта чабата, бөтен җиргә су үтә”, – дип искә ала. Ә кышын фермадан кайтып керми диярлек. Алай гына түгел, йорт саен диярлек йөреп, сарык, тавык тиресләрен ат арбасына тутырып йөрүдә катнаша. Анысын колхоз басуына чыгарып түгәләр. Тирес түгү белән бәйле тагын бер истәлеге бар – очкычлар күренүгә, ни өчендер, лапаска кереп кача торган булганнар...
Янә бер хикмәт – колхоз идарәсе 8 ел дәвамында аларның өендә була. Район вәкилләре килсә дә, аларда төн куна. “Утын өчен керттек инде аларны”, – ди. Салкын чорда туган бозау да кухняның бер почмагында урын таба. Соңрак клубта эшли һәм авыл советында дежур тора.
– Әле дә сугыш чорлары искә төшеп, йөрәк сыкрый. Нишләптер, күңелле вакытлар истә калмаган, – ди.
Аның каравы, күптән түгел Россия Президентының зур суммадагы акчалата ярдәмен куанып телгә алды. “Ковид авыруы котырган чорда зур ярдәм булды ул”, – дип куана.
Шөкер, гел хәлен белеп, ярдәм итеп торалар: “Авыл фельдшерына да, больницага да, авыл җирлегенә дә зур рәхмәт”, – ди.
Сөйләшә торгач киләчәкне аз-маз күзаллавын да искә алды. “Авыл советында эшләгән Гыйльметдин абый сөйләгәннәр күңелгә кереп калган. Менә күрерсез әле, йорт саен антенна тырпаеп торачак, машиналар, очкычлар күп булачак дигән иде. Дөрес сүзләр әйткән бит”. – дип елмая.
– Хәзер тормыш шартлары бик яхшы: ни теләсәң шул бар, бөтен авыр эшне техника башкара... бик авыр вакытларны кичердек, – дип көрсенә.
Равил Лотфуллин, Каенсар авылы
1931 елның апрелендә туа ул, инде 94нче яшь белән бара.
Әнием олыгаеп кына тормышка чыккан. Әби-бабай тиф белән үлү сәбәпле, әнием Хәмдениса йортта энекәш-сеңелкәшләрен тәрбияләгән. 1921 елгы ачлыктан һәм тифтан бик күпләр вафат булган. Вакыт узу белән әнинең ике сеңлесе тормышка чыккан. Төп йортта әни белән Лотфулла исемле энесе генә калган. Шуннан димләп тормышка чыккан, – дип хатирәләргә бирелә Равил абый.
Җәмәгате Гөлбану апай белән 5 бала тәрбиялиләр.
– 1941 елны Бөек Ватан сугышы башланганда 2 сыйныфта укый идем. Ул елны мин әвендә эшләдем – салам тарттырдым, – ди. Әвен дигәне, безнеңчә итеп әйтсәк, сугу машинасы урнаштырылган ындыр табагы. Аннан чыккан саламны бау белән бәйләп, эскерт итеп салуда катнаша ул. Ул чорда биредә Ленинградтан тылга кайтучылар да эшли.
Әнисен конюх итеп билгелиләр, кечкенә Равил дә аңа булыша, шуңа гел конюшняда була. Кызыксынып, шундагы атларны җигәргә өйрәнә ул. Бу өйрәнүе бушка китми, берничә елдан соң, аңа үгез җигәргә туры килә. Бу чор хәтеренә яхшы уелган күрәсең:
– Мин авылдашым Әдһәм белән, Вагыйзь Фәрит белән – шулай ике малай бер үгез җигеп эшләдек... Үгезнең тыңлаганы да, киресе дә бар иде. Кайсыдыр кырыйга тартылса, арада юлда җиргә ята торганы да булды, –дип искә ала.
Әле бит көндез көлтә керткәннән соң, кичкә каршы гына шул үгезләр белән ашлыкны “глубинка”га – Күлле Кимегә алып менәләр. “Берсендә үгезебез тыңламый: койрыгын борабыз, сугабыз, колагына кычкырабыз... Бик азапландык”, – ди.
Ул гына да түгел, сукалаган җирне тырмалауны да үгезләр белән башкаралар. Бу чорда колхоз Шимбердән ат сатып ала, Равил абый бервакыт аны да җигә. Дөрес, “Ат димәсәң хәтере калыр, көч-хәл йөри иде”, – дип искә ала. Әнә шул атны, икенче малай эшләгән үгез белән берләштереп җигәләр – болай эш хутлырак бара... Бу чорда мәктәптә укуны да кыскарталар.
Соңрак, кыш көне урман кисәргә дә йөри ул. Бервакыт Саба районында, Сәрдә авылында фатирда тора. Монда урман кискәндә өстенә агач төшүчеләр дә булгалый. Әзер агачларны поезд юлына – станциягә тарттырып чыгаралар. Кукмара урманнарына да барырга туры килә. “Анда урманга кадәр 3 чакрым юл уза идек. Ә кичен кире кайтканда өйне ягып җылыту өчен ботаклар җыеп кайта идек”, – дип көрсенә.
Соңрак, төзелешкә эшчеләр әзерләү буенча ФЗУда укый. Белгечлек алса да, туган авылына кайтаралар. Монда аңа яхшы нәсел айгыры җигеп эшләргә туры килә.
– Авыр вакытлар күп булды. Яшьлек белән бик сизелмәгән күрәсең. Әмма шунысы бәхәссез – ихлас, тырышып, “булсын” дип эшләдек, – ди.
Гөлбәрия Шәфыйкова, Күәм авылы
1930 елның 12 гыйнварында туып-үсә. Күәм авылында Садретдин белән Сабира гаиләсендә 6 баланың төпчеге була. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе һәм 3 абыйсы сугышка китә.
1942 елны әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килә. Аллаһ рәхмәте дими ни дисең, бервакыт әтиләре кайта, ә савыккач кабат сугышка китә. Исән-сау әйләнеп кайтып, колхозда эшли, 81 яшькәчә яши. Шөкер, абыйлары да исән-сау кайталар. «Тик Гарәфетдин абый аягын калдырып кайтты. Гарьләнгән, күрәсең, “Кайтмаска да уйлаган идем”, диде. Исән булуына бик куандык», – ди.
Бөек Ватан сугышы чорында күп эшләргә туры килә аңа. Иң нык үзәккә үткәне – урман кисү була. Саба районының Яблаштау урманын кисә. «Анда салкын сарайда йоклап, иртән кибеп өлгермәгән киемнәрне киеп китә идек», – ди. Алатка бәрәңге илтүен күз яшьләренә буылып телгә ала. «Юлда бүреләр очрый иде. Тын алмыйча китүләрен көтә идек», – дип искә ала.
– Ә сугыш беткәнне эшкә килеп хәбәр иттеләр. Башта ышанмыйча тордык, аннан чирәмгә ятып, тәгәри-тәгәри еладык, – ди.
Сугыштан соң да колхозда төрле хезмәттә эшләвен дәвам итә: печән чаба, урак ура, көлтә куя, эскерт сала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев