Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Үрнәк гаилә яши янәшәдә

“Гомерем буе туган ягыма хезмәт иттем”, — ди Төрекләр авылында яшәүче Габделнур Мәрданов.

Габделнур абый турында районда белмәү­челәр юктыр да, мөгаен. Озак еллар районның башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгәнче үк билгеле шәхес иде ул. Шуңа күрә барысын да баштан ук бәян итү дөрес булыр.

Районыбызның Төрекләр авылында туып-үскән егет 15 яшендә үк Казанга чыгып китә. Хезмәт юлын “Точмаш” заводында эшләп башлый. 1971-1973 елларны Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң кабат Казанга кайта, 16нчы заводка эшкә керә. Биредә ШРМ – эшче яшьләр мәктәбендә белем ала. Шуннан Лаешның авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, агрономоештыручы вазифасы алып чыга. Шушы ук районда, соңрак, Балык Бистәсе районында бригадир булып та эшләргә туры килә.

Ә 1978 елны Казан аграр институтына укырга керә. Биредә укып, галим-агроном вазифасы алып чыга. Аны тәмамлауга ук, Алексеевск районына совхоз директоры итеп билгелиләр аны. 1994 елны күпне күргән, күпне кичергән, инде оста җитәкче сыйфатында үзебезнең Әтнә районына, “Шахтер” күмәк хуҗалыгына җитәкче булып әйләнеп кайта. Шул вакыттан башлап хезмәт юлы районыбыз белән бәйле.

15 ел дәвамында “Шахтер” күмәк хуҗалыгын, ә 2008 елны район башлыгы фатихасы белән район башкарма комитетын җитәкли.

Тормыш юлы бөтен Россиягә билгеле, СССР Эчке эшләр министры урынбасарын, Татарстан Эчке эшләр министрын һәм берничә район башлыгын биргән данлыклы Демидовлар династиясе белән тыгыз бәйле. Чөнки Алексеевск районында эшләү дәверендә үзе дә тырыш, инициатив кеше буларак гел күз уңында була.

Тагын бер кызыклы факт – әтисе дә Төрекләр һәм берничә күрше авылны берләштергән күмәк хуҗалык җитәкчесе булган. Ә ул аның эшен, составында Төрекләр дә булган “Шахтер”ны җитәкләп дәвам итә.

Бу чорда туган авылында бик матур мәчет тә төзелә. Дөрестән дә, аның төп үзенчәлеге – шактый ук дини, татар милләтенең гореф-гадәтен яхшы белә һәм ихлас хөрмәт итә. Башкарма комитет җитәкчесе вакытта өлкән яшьтәге әби-бабайларны котларга баргач та, “Ясин”, “Тәбарәк”не яттан укып күңелләрен күрә иде ул. Анысының сәбәбе, үз сүзләре белән әйтсәк, бер дә көтмәгәндә бердәнбер улларының кинәт вафат булуы белән дә бәйле.

Тулырак газета битләреннән укый  аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев