Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Хәйдәр Хөснетдинов: 48 ел комбайн штурвалы артында

Ул узган хезмәт юлын һәм эшләгән комбайннарны күзаллагач ук, игенче өчен горурлык хисе туа.

Аны күмәк хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә яхшы беләләр; зур хөрмәткә, игътибар-ихтирамга лаек шәхесләрнең берсе ул.
Башкача әйтсәк, “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы комбайнчысы Хәйдәр Хөснетдинов эше белән дан яулаган колхозчыларның берсе.
Колхозчыларның берсе диюемнең сәбәбе бар – биредә андый дан яулаучылар шактый. Бу очракта “Татарстанның атказанган”ы исемен алучыларны күз алдында тотам. Әмма мәкаләм герое аерым үзенчәлеккә ия – данлыклы игенчегә тиздән 70 яшь тула һәм ул әле дә комбайн руле бора!
...Яңа Шашы авылының урамы буйлап барып, сусаклагычка җитәргә берничә йорт калгач, күзебез стенадагы элмә тактага төште. “Бу йортта Татарстанның атказанган механизаторы Хөснетдинов Хәйдәр яши”, диелгән иде анда. Чакыруга урамга чыкты, аның белән әңгәмәбез язгы кояш нуры астында үтте.
– Эшемне бик яратам... минем эшне дә яраталар, күрәсең. Чакыралар, теләп киләм, – ди.
Шунда ук:
– Әле сау-сәламәт булып торганда, – дип өстәп куя.
...Хәйдәр абый күршедәге Чембулат авылында дөньяга килә. 1957 елны Чембулат авылында Гөлсара һәм Ахун Хөснетдиновларның 6 балалы гаиләсендә икенчесе булып үсә. Апасы Зәйтүнә заманында яшәр өчен шактый ук уңай саналган Ташкент шәһәренә киткән, кызганычка каршы инде вафат булган. Ә аннан соңгы энесе Әдһәм бүгенге көндә дә Казан шәһәрендә яшәп ята. Рәисә исемле сеңлесе Чембулатта тормышка чыгып, шунда гомер итә. Тагын ике энекәше – Илдус һәм Хәлим дә шунда ук яшиләр.
Ә Хәйдәр абыйның Яңа Шашы авылында төпләнүенә килсәк, үзе бер тарих. Анысы хезмәттәге тырышлыгы белән бәйле. Җә­мә­гате Фирдания апа гына:
– Менә бирегә, үз яныма алдым мин аны, – дип шаяртып алды.
Бер уңайдан искә алып узыйк, ул да аерым мактауга лаек. Яңа Шашы авылы кызы гомере буе терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Биредә Хөснетдиновлар гаиләсен тулысынча искә алып узу дөрес булыр. Кызлары әниләренең хезмәт юлын дәвам итәләр: Альбина – Иске Җогыпта, Флүсә Күәмдә яши. Уллары “Тулпар”да “Карьер”да эшли. Шөкер, көн саен бирегә кайтып йөри.
Кабат мәкаләбез героена әйләнеп кайтыйк. 
Әле солдат хезмәтенә кит­кәнче үк чылбырлы тракторга утыра. Егетнең тырышлыгын, төгәллеген күреп, аңа тагын бер эшне йөклиләр.
– 1974 елны комбайн штурвалы артына да утырдым һәм әлегә кадәр “кыр корабын йөгән­лим”. Дөрес, монда берничә еллык тәнәфес тә бар. 
Башта 2 ел солдат хезмәтендә йөреп кайттым. Аннан соң, 3 еллап бу эшне ташлап та торган идем, – ди үзе.
Әнә шул 1974 елдан 1976 елга кадәр иген суктыра. Башта 1 сезонны комбайнчы ярдәмчесе булып уздыра. Алай дию дөрес булмас, игенче эшенең асылын шул вакытта күзаллый һәм аңлый. Аннан соң аның үзенә комбайн штурвалын ышанып тапшыралар – янә 1 көзне “Кормилец” комбайнында иген суктыра. Моннан соң яңа комбайн бирәләр: 2 сезон дәвамында “СК-4” комбайнында эшли. Монысы да күңелле истәлекләр белән бәйле.
– Еш кына яшь буын вәкилләре миннән “СК-4”ның нинди комбайн булуы турында сорыйлар. Менә мондый иде ул, – диде дә кулын каш өстенә куеп алга таба сузды.
Баштарак ничек җавап бирергә белмәгән күрәсең. Чыннан да, “СК-4”ны “козырек”лы дияргә була. Заманында басу-кырларда әнә шундый комбайн да эшләде. Аны хәтта чит илләрдә “Басу-кырлар патшасы” дип атадылар. Әмма зур кимчелеге булды – анда эшләүче тузанга баткан игенчене тануы бик кыен була иде.
Гомумән, бик кызык мәгъ­лүматлар болар. Чөнки югарыда язганнарның барысы да аның армия хезмәтенә киткәнче узган хез­мәт юллары. Күз алдына китерегез әле – солдат хезмәтенә алын­ганчы ук 3 комбайнда һәм трак­торда эшләп алырга өлгерә ул.
1976-1978 елларны армиядә була, Казахстанда механикалаштырылган батальонда хезмәт итә.  Кирәк бит, анда да кайбер төр техникада эшләргә туры килә. Ул чорны да күзләре янып, сагынып искә алды:
– Техниканың ниндие генә юк иде анда... Әмма комбайн булмады, – дип көлдереп тә алды.
Совет хакимиятенең икътисади һәм хәрби яктан гаять нык булган еллары иде ул. Ул чорда шундый бер язылмаган закон бар иде – армиядән кайткач авылда, дөресрәге, күмәк хуҗалыкта калучыга яңа техника да, яңа йорт та бирделәр. Әлбәттә, күмәк хуҗалыкның икътисади мөмкинлегенә карап... Хәйдәргә дә Яңа Шашыда яңа йорт һәм яңа “Т-150” тракторы бирәләр. Шулкадәр өстенлек бирелгәч, ник калмаска? Күмәк хуҗалыкта теләп кала ул. Бүгенге көн күзлегеннән карасак та бик яхшы үрнәк бит бу – колхозчыны кайдандыр читтән яллаганчы үз авылдашыңның балаларын шулай кызыксындыру отышлырак булмас идеме икән? Хәер, монысы бары тик, урысча әйтсәк, “мысли вслух” кына.
Ә йорт-җиргә килсәк, күз тимәсен, исең китәрлек. Шул йортны соңрак янкорма белән зурайталар.
Ә “Т-150” тракторына килсәк, ул вакыттагы совет кануннары буенча “списать ителгәнче”, 8 ел шушы зур егәрлекле тракторда эшли. Моннан соң кабат шундый ук трактор бирәләр. Анысында инде 20 елдан артык эшли. Шунысы кызык, ул вакытта зур машиналар да, юньле юллар да юк – шуңа күрә “Т-150” белән “дальнобойщик” булырга туры килә. Арчадан – ашлама, Казаннан кирпеч ташу бер хәл, Кукмарага, Тәкәнешкә, Йошкар-Олага барып өчәр көн йөреп кайтырга туры килә аңа. Әлбәттә, күмәк хуҗалыкка урман ташый, салам тарттыра...
– Әле пенсиягә чыккач та берничә ел эшләдем, – ди.
...Солдат хезмәтеннән кайткач, тагын бер яңа техника бирәләр – 1979 елны “Сибиряк” комбайнына утыра ул. Анда 4 сезон эшләгәннән соң, “Нива” комбайнын ышанып тапшыралар. Сынатмый, ашлыкны бу комбайн белән дә 7 ел дәвамында суктыра. Аннан соң “Дон” комбайны бирәләр. Монысында озак эшли. “18 ел, шуңа күрә “Дон”ның һәр нечкәлеген, үзенчәлеген ябык күз белән дә белә ул. Хәер, болай дию дөрес булмас. Дөреслектә, барлык комбайннарын да үз бармаклары сыман белә. Ә 15 ел элек “Мега” комбайнына утыра. Кайсында гына эшләмәсен, беренче чиратта техникага сакчыл карашта булуы, яхшы хезмәт күрсәткечләре белән сок­ландыра ул.
– Шундый бер үзенчәлегем бар – беркайчан да югары центнерлы күр­сәткечләр артыннан кумыйм, шуңа күрә эш нәтиҗәләрем аеруча яхшы саналган елларны хә­терләмим дә, – ди.
Әле дә урып-җыю чорында эшкә чакыралар икән, бу аның гаять намуслы, оста игенче булуын күрсәтә. Кыскасы, комбайнчы стажы барысы 48 ел тәшкил итә аның. “Бик күп”, дип соклануыма көлемсерәп:
– 50 ел түгел бит әле, – дип куйды.
Аның озак еллар дәвам иткән шундый тырыш хезмәтен искә алып, 2018 елны әнә шундый мактаулы исем бирәләр һәм йорты диварына элмә такта да куя­лар.
Тагын бер кызыклы факт – ул эшләгән чорда гына күмәк хуҗалыкта 14 җитәкче алышына. Шулай да әллә яшьлеге белән бәйле, әллә хезмәт юлында беренче җитәкчесе булганга, Рифат Габидуллинны аерым бер җылылык хисе белән искә алды.
Күмәк хуҗалыкның бү­генгесен дә сокланып сөйләде ул.
– Бездә бар да яхшы – түләү дә, социаль һәм икътисади як та. Әмма яшьләр калмый, – дип фәлсәфи уйларга бирелде.
Аның фикеренчә, яшь кызларга да эш шартларын яхшыртырга кирәк. Чөнки кызлар шәһәргә китәләр, алар артыннан егетләр дә шунда ук юл тоталар.
Югыйсә хәзер күмәк хуҗалык шартлары искиткеч, фермада да, машина-трактор паркында да – “Туфли киеп йөрерлек бит”, – дип көрсенеп куя ул.
Аның белән саубуллашып киткәндә:
– Тормышта төрле вакыт булды: авыр чаклар да, күңеллеләре дә. Әмма ни генә булмасын, хезмәтеңә чын күңелеңне биреп эшләргә кирәк, – дигән сүзләре озатып калды.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев