Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Хатын­ кызның гаиләдәге роле

Шиһабетдин Мәрҗани музее хезмәткәрләре быел галимнең туган көнен – 205 еллыгын үзгә итеп искә алдылар.

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, галим, фикер иясе, атаклы педагог һәм дин әһеле, күренекле якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның музеенда Әтнә районының актив мөселман хатын­кызлары белән берлектә “Мөселман хатынкызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә әһәмияте” дигән темага очрашу кичәсе үтте.

Кичәнең нәкъ менә биредә, нәкъ менә аның туган көнендә узуы очраклы түгел. Сорауларга җавап табар өчен, тарихка күз салыйк әле.

Милләтебезнең даһи кешеләре хатын­кызларга олы хөрмәт күрсәткәннәр. Шулар исәбендә Шиһабетдин Мәрҗани дә. Ул татарның алдынгы фикерле зыялысы буларак хатын­кызларның тормыштагы хокуксызлыгы, мәгариф өлкәсендәге артталыгы белән килешергә теләми. Мәрҗани Коръәнне тирәнтен өйрәнеп, хәдисләрне анализлап, борынгы ислам мәдәниятенең бай традицияләренә таянып дини фанатизмга каршы чыккан зыялы. Яшь буынның киләчәге хакында кайгыртып, Мәрҗани: “Гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллекне өйрәнү – һәр сәламәт акыл, аек аң каршында, һичшиксез, кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер­береңә киң ярдәм күрсәтү – берсүзсез күркәм эш”, – дип билгеләгән. Аның бу фикере ул заманда “кыз балаларга гыйлем өйрәтү – хәрам”, дип әйтүчеләргә җавап булып яңгырый.

Шиһабетдин Мәрҗани бишенче яшендә, әнисе Бибихәбибә вафат булгач, хатын­кызларга, бигрәк тә аналарга, сакчыл караш кирәклеген бик яхшы аңлаган. Бервакыт кызлары белән бер чиновникка кунакка барып кайтканнан соң кызларына карап “Менә аларның кызлары өч­дүрт тел белүләре өстенә, музыка да өйрәнә. Сез дә дөм сукыр, дөм гафил булмагыз. Иң азында ике төрле язу өйрәнегез”, – дигән. Кызларын укымышлы итәргә тырышкан. Музей җитәкчесе Зилә Зиннәтуллина җиткергән әлеге мәгълүматларны кичәгә килгән кызлар, хатын­кызларыбыз да йотлыгып тыңладылар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев