Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Язылганга кире кайтып

“Әтнә таңы”ның 2021 ел, 29 октябрь санында “Исәнмесез” дигән язмада безнең төбәк (Казанарты) балаларының үзара, аннан да бигрәк, өлкәннәр белән аралашканда исәнләшмәве факты борчылып әйтелгән иде.

Чыннан да, борчылырлык, җәмәгать фикерен кузгатырга теләрлек хәл бит – әхлаксызлык, тәрбиясезлек түбәнлегенең иң төпкеледер, мөгаен.

Бу хакта уйланырга мәҗбүр булуыма сәбәп берьюлы икәү булып чыкты. Беренчедән, кайберәүләр бу фаҗигагә телебез (“исәнмесез” сүзе) гаепле дип саный икән; һөнәрем, фәнни вазыйфам ягыннан тел (дөресрәге, телне куллану – сөйләм) белгече буларак, фәнни расланган аксиоманы белдерәм: монда телнең бернинди катнашы юк – татар кешесе туганнан алып меңнәрчә еллар буе үзе кебекләрдән торган җәмгыятьтә үзара аралашканда исәнләшеп, хәл белешеп яшәгән. Моның өчен ул махсус мөрәҗәгать чарасы (сүз, тавыш яисә тән әгъзалары белән ым, ишарә, төрле хәрәкәт ясап) кулланган. Төрле төбәктә, төрле ыру, кабилә, кавемдә яшәгәнлектән ул чаралар да (әлбәттә, сүзләр дә) төрлечә булган. Татар теленең синонимнарга бай булуы моңа мөмкинлек биргән: “Нихәл”, “Саумы” һәм башкалар. “Исәнме” сүзе дә татарда , әлбәттә, Грозный Казанны басып алганчы ук меңнәрчә ел элек барлыкка килгән һәм күпчелек татар кавемендә кулланылган – бер кеше белән исәнләшкәндә “Исәнме” дип, берничә яисә күп кеше булганда “Исәнмесез”, дип.

Аның бик борынгы сүз икәнен фәнни исбатлауга ихтыяҗ юк – болай да һәр балага аңлаешлы: үлем белән, очраклы тарихи вакыйгалар, шәхесләр белән генә бәйле сүзләр халык зиһенендә шулай озакка, мәңгелеккә сеңеп кала алмый.

Теләсә нинди сүз халык кадәр халыкның тел мирасы – сүзлекләренә теркәлеп каламыни! “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “исән” тамырында унбер берәмлек теркәлгән. (“Исән” үзе алты мәгънәдә, исәнимин, исәнлек, исәнләшү, исән-сау, исән-әман һ.б.; (“исән”нең бер мәгънәсе: сәламәт, таза, авыру түгел).

Теге-бу сүзгә карата тискәре мөнәсәбәт килеп туса, халык аны кулланмый – шул гына – ул берәмлек архаизмга әйләнә, онытыла. Ә “Исәнме” яши! Шәхсән үзем сиксәннән узган гомеремдә татарча уйлап, сөйләп, язып хезмәт иттем, төрле даирәдә, төрле мөхиттә яшәдем, әмма беркайчан да бу сүзгә карата шик белдерергә туры килмәде.

Әлбәттә, журналист, язучы, фән кешесе, мөгаллим буларак миңа төрле даирә затлары белән очрашырга, исәнләшергә туры килә.

 Ана телебезнең мул хәзинәсеннән файдалану мөмкинлеге туып тора: мөхитенә, кешесенә карап.

“Нихәл”, “Саумы”, “Сәләмәтме”, ”Исән-саумы”, “Исәниминме”, “Сәләм”, “Хәерле көн”, “Хәлләр ничек”, “Әссәләмөгаләйкем” һәм башка сүз, гыйбарә, чаралар белән исәнләшергә туры килә. Сүзе төрле, әмма әдәбе бер – кешегә игътибар; татар кешесе шунсыз була да алмый.

Борчылып, әлеге язмага алынуымның икенче сәбәбе – ул: нәкъ шушы темага моннан чирек гасыр элек язып чыккан идем. “Исәнмесез”гә бәйләнүнең урынсыз, нигезсез икәнлеген дәлилләргә тырышкан идем. “Мәдәни җомга” газетында, җыентыгымда басылып чыкты. Беркемнән, бернинди каршылык, бәхәс булмады. Кирәк дисәләр, укытучыларга, иҗатчыларга аны табып уку әлләни кыен булмас. Өстәргә кирәкле тезис та бар икән: “исәнме” сүзенең этимологик тамырын “ис”тән үк алырга кирәк. “Исән”дәге мәгънә төсмере истә калу, искитү, ис-акыл, исем, искәрү, истәлек һәм башка күп кенә мәгънә төсмерләре белән яраша бит. Аларның да кулланылу дәверләре бик борынгыдан. Кыскасы, монда әдәпсезлекне акларга маташып, телдән гаеп эзләп, болай да кадерле вакытны исраф итүдән туктарга гына кирәк. Ата-бабадан килгән күркәм гадәтләрне тота белсәң, “тәмле” сүзләр дә зиһенеңдә булмый калмас.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы, Чишмә Сабы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев