Зур уңышка ирешкән пар
Данлы хезмәт юлы узган Хәйруллиннар турында гел язасы гына килеп тора.
Икесенең бергә хезмәт стажы 80 елдан артып килә.
Олы Бәрәзә авылында яшәүче Шамил абый Хәйруллин – гаять данлыклы хезмәт юлы уза. Аның заманында “Социалистик ярыш” җиңүчесе булып танылуын әйтү дә җитә.
Шушында туып, шушында үсә ул. Әти-әнисе – колхозчылар була. Әнисе Маһифәрваз күрше Бәрәскә авылыннан. Мәктәпне тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул авыл фермасына савымчы булып урнаша. Соңрак, Бөек Ватан сугышы ветераны, Олы Бәрәзә егете Кәримулла белән танышып кавышалар. Бәхетле гаилә 2 ир бала һәм 1 кызга тормыш бүләк итә.
1950 елны олы кызлары Назирә туа. Хәзер ул Чүпрәле районында яши. Булачак җәмәгате белән Казанда танышып, шунда китәләр.
Ә 1952 елгы Наил яшьрәк чакта вафат була. Шөкер, һәрберсенең тормыш дәвамчылары – балалары бар.
Шамил үзе 1954 елгы. Мәктәптә 10 сыйныф белем алганнан соң, укуын Үрнәк шоферлар әзерләү училищесының Бәрәскәдәге филиалында дәвам итә. 1970 ел була бу. Март аенда практика узгач, “эш тәртәсенә җигелә”. Ул вакытта “Ленин” күмәк хуҗалыгында колхозчылар күп булу сәбәпле, төрле эш башкарырга туры килә. Бу чорда күмәк хуҗалык җитәкчесе Абдулла Гатауллин була.
1974 елны солдат хезмәтен үтәп кайткач, вакытлыча дип иске тракторга утырталар. Ярты ел чамасы узгач, яңа ел алдыннан иске берничә трактордан бер йөри торган “Беларус” җыеп, шунда эшли башлый.
3 елга якын сөт ташый, салам, печән төйи, фермада эшли. Күмәк хуҗалыкта да, районда да көпчәкле тракторлар арасында беренче урын яулый. 1975 ел була бу. Шул ук елны аны район советы депутаты итеп тә сайлыйлар. 1976 елны да ул кабат беренче була. Нәтиҗәдә махсус күкрәк билгесе белән бүләклиләр, шул нигездә хәзер ул “Хезмәт ветераны” исемен йөртә.
1977 елның ноябреннән ферма мөдире булып эшли башлый. Анда 7 ел көч куя, ә 1984 елдан соң 11 ел дәвамында амбарда эшли.
Аннан 5 ел бригадир хезмәтен башкара. «Мин 14 күмәк хуҗалык җитәкчесе белән эшләдем», – ди. Хәтта 1 елны 3 җитәкче алышына.
Сәламәтлеге китеп Казанда дәваланып кайта, моннан соң эштән туктарга да уйлый. Җиңелрәк эш дип аны кабат фермага учетчик-лаборант итеп кодалыйлар. Күмәк хуҗалык кабат “Ленин” исеме астында берләшкәч, ул кабат амбарда хезмәт куя. Әле пенсиягә чыккач та 2 ел чамасы эшли. Бөтен хезмәт юлы 45 елны тәшкил итә.
Кыскасы, күмәк хуҗалыкта ул эшләмәгән бер генә тармак та калмый. Хәзер икесенә дә 72 шәр яшь, өлкән булуларына карамастан 70 яшьләре тулганчы мал-туар тәрбиялиләр.
Шамил абыйның җәмәгате Зәлфирә апа 1954 елның 3 гыйнварында Күлле Киме авылында, укытучылар гаиләсендә туа. Элек укытучы гаиләсен, еш кына, бер мәктәптән икенчесенә күчергәннәр. 1955 елны бу гаиләне дә Олы Мәңгәргә күчерәләр. Аңлашыладыр инде, I сыйныфка укырга барган Зәлфирәнең беренче укытучысы үз әнисе була. 1971 елны Олы Мәңгәр урта мәктәбен бары яхшы билгеләргә тәмамлаган Зәлфирәне Олы Бәрәзә мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Шунысы хәтеренә нык сеңгән – бирегә аны әтисе алып килә һәм:
– Кызым, син монда зур уңышларга ирешәчәксең әле, – ди. Озак та үтми, Зәлфирә читтән торып Казан педагогика институтының математика факультетына укырга керә.
Аерым телгә алсак, әтисе Рәхимҗан Чембулат авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышында катнаша, аннан кайткач Ары авылына директор итеп билгеләнә һәм биредә укытучы кыз Зәйтүнә белән таныша. Шулай итеп яшь гаилә төзелә. Зәлфирә апаның әти-әнисе инде алар.
Аның да хезмәт юлы гаять бай. Кыскача гына әйтсәк, Халык мәгарифе отличнигы, социалистик ярыш җиңүчесе һәм хезмәт ветераны ул.
– Элек укучы балалар бик күп иде. Мин бирегә 10 сыйныфны тәмамлап килдем, – ди ул.
38 ел укыта, хәтта авыл советында да эшләп ала. Монда 9 ел директор була ул. 55 яше тулгач, 2009 елны мәктәптән китә.
– Балаларны бик яратам, шуңа эшемнең авырлыгын тоймадым. Ә гомумән алсак, укытучы булып эшләр өчен, укытучы булып туарга кирәк, – дип саный.
Гаиләсен кабат искә алсак, бертуганнары төрле авылда туалар. 1947 елны олы абыйсы Ринат Арыда туа. Мари Комыгырҗасында 1950 елны икенче абыйсы – Рәшит дөньяга килә. 1954 елны Күлле Кимедә – ул үзе, ә 1960 елны Олы Мәңгәрдә сеңлесе Әлфия туа. Кызганычка каршы инде бер ул гына исән-сау.
– Әтинең бөтен хыялы – мине табиб итү иде. Әмма үзем математика, физика өлкәләрен күбрәк якын иттем, – дип елмая.
Монысы гаҗәп түгел, чөнки үрнәк алыр кешеләре – әти-әниләре янәшәдә булган.
Хәер, әйтергә кирәк, кечкенәдән үк кыю йөрәкле тырыш булып үсә. Әти-әниләре кызларының, язсам языйм инде, ниндидер сәбәп белән җан тәслим кылган кошларны, хайваннарны ярып каравын күреп шундый фикергә киләләр күрәсең. Хәтта сеңлесенең кулы-аягы сыдырылса, әнисе: “Апаң карасын әле”, ди торган була.
Шунысы кызык:
– Минем өчен ике бәйрәм генә бар – 8 Март һәм Укытучылар көне, – ди ул.
– Бервакытта да укытучы эше начар дигәнем булмады. Башка хезмәттә итеп үземне күз алдына да китермим, – ди.
Ямь өстенә ямь өстәп, башта кызлары Рамилә туа. 1978 елгы кызлары хәзер Олы Бәрәзә мәктәбендә завуч булып эшли. 1979 елгы уллары Рамил шул ук мәктәптә директор вазифаларын башкара. Инде 10 ел чамасы шушы мәктәпне җитәкли ул. Көтеп алган кызлары Алсу училище тәмамлап сыер саварга урнаша. Бүгенге көндә өчесенең дә өчәр баласы бар. Кыскасы, 9 онык тәрбиялиләр алар.
Әңгәмә барышында тагын шул да ачыкланды – искитәрлек уртаклыклары да бар икән аларның. Фактта икесе дә бер елны, бер көнне туганнар алар. Чынлыкта – ел ахырында, әмма документта яңа ел башында икесенә дә 72 яшь тулган. Ә быел өйләнешүләренә 50 ел була.
Укытучылар династиясе тагын да ишәергә тора бугай. Рамиләнең кызы да педагогика өлкәсенә укырга кергән әнә.
Уллары Рамил башта Түбән Бәрәскә мәктәбендә, физкультура укыта. Киленнәре дә укытучы. Ләйсәния дә чыгышы белән каенанасының күрше авылында – Арыда туган. Ул география һәм биология фәннәре укыта икән.
Дөресрәге, Рамил һәм Ләйсәния Казанда бергә укыйлар. Олы уллары да, икенчесе дә Казанда югары уку йортында, кечкенә кызлары авыл мәктәбендә 6 сыйныфта укыйлар. Бу очракта кызларын жәлләп тә куйдым – искиткеч зур таләпчәнлек сораладыр, чөнки телисеңме-теләмисеңме, гел игътибар үзәгендә булырга туры килә аңа.
Кызлары Рамилә һәм аның җәмәгате Айрат 2 кыз һәм 1 ул үстерәләр. Олы кызлары Казанда югары уку йортында, ә икенчесе гаиләнең укытучылар династиясен баету юлыннан киткән – Арча педагогик көллиятендә укый, төпчекләре әле мәктәпнең 3 сыйныфында гына белем ала. Айрат исә, Әтнә үзәк больницасында шофер булып эшли.
Кызлары Алсу белән җәмәгате Марсель икесе дә терлекчелек юлын сайлаганнар. Күңгәр авылында яшиләр. Олы уллары Арчада училищеда укый, икенче уллары 3 сыйныфта, кызлары әле балалар бакчасына йөри.
Өлкән Хәйруллиннар яшь чакта төшкән фотолары белән дә таныштырдылар. Һәр фото – үзе бер тарих. “Ә менә монда ак күлмәк киеп төшә торган чак түгел иде шул”, – дип көлешә-көлешә яшь чактагы фотолары белән таныштырдылар. Соңыннан аларның бүгенге бәхетле мизгелләрен кадрга тота алдым. Карап сокланыгыз, күз тия күрмәсен үзләренә дип карагыз. Хезмәттә үткән тормыш яшәртмәсә дә, аларны бик матур, мөлаем пар итеп саклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев