Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләрне артык тикшерү белән борчымаска чакырды

Үзмәшгульләр өчен яңа режимда салымчылар белән онлайн-элемтә һәм 4-6 процентлы минималь ставкалар тәкъдим ителә.

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче татарстанлылар рәсмиләштерү процедурасыннан соң күзәтчелек органнарының артык игътибарын тоярга тиеш түгел. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, салым органнары мәгълүматларны гына терки, ә кешеләр белән төп эш республика хакимияте җилкәсенә төшә.

“Муниципалитетлардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Роспотребнадзор һәр көнне килеп, ничек торт ясаганны карыймы? Әгәр шикаять булса, киләләр, карыйлар. Ә болай нигә кешеләрне борчырга?” – диде Миңнеханов. Шулай ук эшләрен рәсмиләштергәч, үзмәшгульләр үзләре дә эшчәнлекләрендә хокук бозу булмасын өчен тырышачак, диде ул.

Татарстан хакимияте вәкилләреннән тыш, коллегиядә Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашты. Ул 2019 елдан үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын сынаучы дүрт субъектның берсе Татарстан булачагын искәртте.

Үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын 2019 елның гыйнварыннан дүрт төбәктә – Татарстан, Мәскәү, шулай ук Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә сынап караячаклар. Физик затларга салым ставкасы керемнең 4 проценты  булса, оешмалар өчен 6 процент тәшкил итәчәк. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең кереме елга 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/15/177129/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев