Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

"Татарстан урамында - 300 метр, Сарманда - 200 метр..."

Олы Әтнә авылында газ торбаларын буйыйлар.

Урам аша узган газүткәргеч торбаларның буяулары уңган иде. Уйламаганда бүген ике ир-егет килеп, торбаларны башта кырып, чистартып, сары төскә буйый башладылар. Тиз һәм сыйфатлы итеп эшлиләр. Чистайдан килгән рус егетләре  булып чыкты алар. 

- Чистайдан "Рубеж" дип исемләнгән оешма кешеләре алар. Безгә "Трансгаз" җәмгыяте җибәрә аларны. Без алдан план төзеп, районда күпме  газ үткәргечен буярга кирәклеген күрсәтеп җибәрәбез. Тик без күрсәткән кадәр үткәргечләр буялмый, акча юк, дип, кискәннән калган өлеше яңартыла. Кешегә дә ошамый, үзебезгә дә. Безнең өчен иң яхшысы авылның бер башыннан кереп, икенче башыннан эшләнеп бетеп чыкканы. Ә болар, без күрсәткән буялырга тиешле үткәргечләрне өстән кушканча,  өзеп- өзеп буйыйлар. Мәсәлән, Татарстан урамындагы  300 метр озынлыктагы үткәргеч буяла, Сарман урамындагы - 200 метр үткәргеч, Карл Маркс урамын да шулай бүлеп алалар. 8 км үткәргеч буяласы...- дип аңлата Әтнә газ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гайнетдинов.

 Газ торбаларын буяучылар узган шимбә көннән бирле эшлиләр икән инде районда. Үз кулыңда булмагач, бер нишләп тә булмый, барына канәгать булып, теш кысарга туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев