Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Асылташ”ларга күз тимәсен

Гөлшат Гарифҗанова җитәкләгән клубта өлкәннәр узара аралашып, матур кичәләр оештыралар

 Мәңгәр... Казан арты Әтнә төбәгендә ул үзенә бер аерым урын алып тора. Төзек-матур йортлары, яшеллеккә чумган урамнары, тигез юллары, ә иң мөһиме – тырыш, булган халкы белән горурланмаслык та түгел шул.

Китапханә каршында эшләп килгән “Асылташ” өлкәннәр клубына йөрүчеләрнең күбесе – авылыбызга күршетирә авыллардан килен булып төшүчеләр. Байтак еллар элек буйдак егетләре күп булган авылның. Әнә шул чакта килгән киленнәр бүген үзләре кайнана инде, оныклар үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган алар. Хәзер исә буш вакытларында Гөлшат Гарифҗанова җитәкләгән клубта очрашып, үзара аралашалар, матур кичәләр оештыралар.

2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. “Асылташ”ларның чи - раттагы очрашуы да нәкъ менә шуның кысаларында узды. Кичәне Гөлшат үзе башлап җибәрде.

 “Казан артында энҗе-мәрҗәннәр кебек төзелеп киткән татар авылының иң матурларыннан берсе Олы Мәңгәр авылы.

Быелгы ел халыкларның гасырлардан гасырларга килүче бай мәдәни мирасын саклауга багышлана. Мәңгәр авылы гасырлар буена милли мәдәнияте һәм тырыш халкы белән дан казанган. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

"Асылташ"лар мирас елын билгеләп узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев