Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Минем-милли рухлы, йолаларны саклаучы әнием

«Нинди сүз соң ул —гаилә?». Минемчә, гаилә сүзе ул күп мәгьнәгә ия. Һәр кеше ул сүзнең мәгьнәсен үзенчә аңлый. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә илдә 2024 нче ел —Гаилә елы. Президентыбыз бу карарны традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм яклау максатыннан кабул итте.

Минем гаиләм дә күпләргә үрнәк булырдай. Шундый гаиләдә тәрбияләнүемә мин бик бәхетле. 
Безнең гаилә — милли җанлы, иманлы һәм гореф-гадәтләребезгә тугры гаилә. Гаиләдә әти баш булса да, өйдәге җылылыкны, хөрмәтне, дуслыкны —әни саклый һәм булдыра
Бүгенге язмам да, әнием турында булыр. Галиева Айгөл, бу исем күпләр өчен таныштадыр. Ул Әтнә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Минем әнием — милли рухлы, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучым. Мин моны әниемнең кул эшләре белән раслый алам. Ул буш вакытларында төрле темага багышлап курчаклар, җәнлекләр, татар орнаменты сурәтләнгән төрле брошкалар, калфаклар, түбәтәйләр, табигать күренешләрен һәм башка образлар иҗат итә: тегә, чигә, бәйли. Милләтебезгә хөрмәте зур булган әниемнең эшләре дә милли рухта. 
Без гаиләдә өч кыз булгангамы, әниемнең иң яратып эшләгән уенчыклары — курчаклар. Алар барысы да татар халкы киеменнән, халкыбызның гореф-гадәтләрен, хезмәтен, борынгыдан килгән традицияләрен чагылдыралар. Нинди бәхет бит ул, әниең теккән курчаклар белән уйнап үсү. Әниемнең бар назын биреп эшләгән курчакларын кулга алуга ук, үзеңдә тынычлык, бер рәхәтлек тоясың. Әйтерсең лә, ул курчаклар, әниең синең янда булмаганда, сине яклыйлар, саклыйлар, әниең кебек яраталар төсле.
Әнием балаларны биләүдә чактан ук милли рухта тәрбияләргә кирәк дип саный. Бу фикере аның курчакларында да чагылыш таба.
Бала тулы гаиләдә үз традицияләребезгә нигезләнеп тәрбияләнергә тиеш. Аның хезмәтләрендә гаилә учагының җылысы, матур хезмәте бирелә.
Әниемнең шулай җитез, матур итеп кул эшләрен башкаруына сокланмый мөмкин түгел. Мин дә читтә калырга тырышмыйм. Әнием акрынлап миңа да, сеңлемә дә үз һөнәрләрен өйрәтә. Ничек энә тотып тегәргә, җеп сапларга, төен төйнәргә, тәмле ризыклар пешерергә, барысын да әнием күрсәтә. 
2023 нче елда уздырылган республика күләм «Без бергә» фестиваленең район турында катнаштык. "Гаиләләр династиясе«номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. 
Мамадыш районында узган зона этабында катнашып, 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдык. Бу безнең гаиләбезнең җиңүе. Миңа терәк булган, һәрвакыт ярдәм кулы сузган әтиемә, әниемә, сеңелләремә, укытучым Фәридә апага зур рәхмәтлемен. Конкурска әзерләгән эшләрдә төрле темаларны чагылдырырга тырыштык. «Без бергә» темасы астында ясалган курчаклар яшьләрнең үз милләтләренә тугрылыгын, бергә дус һәм тыйнак яшәүләрен аңлата. Әтисе киез итек баса, әнисе милли ризыклар пешерә, кызы муенсалар җыя, уллары мандалинада уйнаган курчаклар һәркемдә соклану һәм кызыксыну уятты.
Кече яшьтән үк балаларга милләтебезнең гореф-гадәтләрен, яшәешен өйрәтергә кирәк. Шуңа да әнием үзенең хезмәт җимешләрен гаиләбездә генә түгел, балалар бакчасына, мәктәпкә дә тәкъдим итә. Үзе дә эшендә аларны даими куллана, һәрвакыт яңалыкка омтыла. 
Әниемнең һөнәрләре бик күп. Әниемә бу осталык, милләтебезгә мәхәббәт әбиемнән, карт әбиемнән күчкән. Ул исә безне шул рухта тәрбияли. Мин һәм ике сеңелем ул тегеп биргән татар халкының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, калфакларын киеп йөрергә бик яратабыз. Ул гына да түгел, татар халкының милли ризыкларын пешереп, безне гел сыйлап тора. Йоклаганда татар халкының милли йолаларын чагылдырган әкиятләр, хикәяләр сөйли. 
Милләтебезнең үз йөзе саклансын, үссен иде дип телибез. Бу өлкәдә әниебезнең өлеше бик зур һәм без аның белән чиксез горурланабыз. 
Галиева Әминә. Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев