Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге

Балалар кечкенәдән матур әдәбият белән танышалар

«Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге» республика акциясе кысаларында Олы Әтнә балалар бакчасына юл алдык.

Килүебез юкка гына түгел, чөнки районыбызның 200дән артык сабые шушы балалар бакчасына йөри. Биредә төрле проектлар тормышка ашырыла.   

Олы Әтнә авылының “Кояшкай” балалар бакчасы яныннан үтеп-китеп йөрүчеләр биредәге матурлыкка, тәртипкә игътибар итми калмыйлардыр. Капиталь ремонттан соң, тагын да күркәмләнде ул. Тышы гына түгел, эче дә бик матур хәзер, андагы атмосфераның рәхәтлеген әйтеп кенә аңлатып булмый. Бусаганы атлап керүгә балачак иленә юл алган кебек буласың. Ә сабыйларның балалар бакчасында узган һәр көне истәлекле мизгел булып күңел түрендә калсын өчен коллектив тарафыннан бик зур эш башкарыла. Балалар бакчасы мөдире, 15 еллап шушы коллективны бер гаилә итеп туплап торучы Әлфия Исламова белән эш барышы, яңалыклар турында сөйләшәбез.

- Әлфия Мөнировна, Әтнә балалар бакчасы заман белән бер адымда бара дисәм дә ялгыш булмастыр. Җаваплылык та зур инде.

- Чыннан да, хәзер ике зур бакча, ике зур территория, ике зур бина. Район бакчасы булгач, башкалар өчен дә үрнәк итеп ясыйсы килә. Эчен дә, тышкы ягын да. Узган ел “Кояшкай”да капиталь ремонт булгач, бик шатландык. Узган ел бу вакытта эшнең тыгыз чагы иде, дип уйлап куям кайвакыт.

- Балалар бакчасына чират бармы?

- Чират алай зур түгел. Балалар бакчасына китерәм дигән кешегә мөмкинлек бар. Әмма яшь ярымнан алмыйбыз. Шуңа да күп кеше өч яшькә кадәр сабыйларын авыллардагы балалар бакчасына йөртеп торалар.

- Бүгенге көндә күпме бала бар?

- Барысы 202 бала. Киләсе балалар да бар әле.

- Балалар бакчалары тышыннан да бик матур, заманча, эчендә дә бик рәхәт икән...

- Әйе, соңгы елларда бакчабыз тагын да матурайды. Хәзер шартлар да бик әйбәт. Ашаулар да бик яхшы. Без үскән замандагы шартлар бөтенләй юк инде ул. Мин килгән 15 ел эчендәге шартлар да икенче инде хәзер. Бу яктагы бакчабыз капиталь ремонттан соң, бөтенләй искиткеч. Балалар бакчасының тышыннан караганда биредә бернинди эш бармаган кебек: бала килә, уйный, ашый, йоклый, кайтып китә дип кенә уйлыйлар. Ә монда безнең кеше күзенә күренми торган, һәр группада да нинди дә булса яңалык, эш алып барыла. Район бакчасы берәү генә булгач, без инде республика күләмендә үткән бөтен пилотный, эксприменталь әйберләрдә без катнашып барабыз. Бездә нәрсә генә юк. Өченче елын алдынгылар хәрәкәте эшләп килә. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп арасында күпер булдыру максатыннан яңа программаны өйрәнеп ятабыз. Аннары әти-әниләр өчен консультатив пункт та булып торабыз. Бөтен яңалык бездә. Аллаһка шөкер, яшибез, эшлибез. Әлбәттә, яңалыкка кереп китү һәрвакыт авыр. Әмма безнең коллектив, өлкән тәрбиячебез бик әйбәт. Нинди генә яңалык булса да, күтәреп алалар. Коллектив димәктән, тәрбиячеләребез генә түгел, аларның ярдәмчеләре, техник хезмәткәрләребез дә бик яхшылар. Мин һаман саен әйтәм инде, техник хезмәткәрләребезнең: тәрбияче ярдәмчесе, ашарга пешерүче, идән юучының да хезмәте бәяләнсә, хезмәт хаклары артса әйбәт булыр иде. Чөнки бик кызганыч, барысы да минималь хезмәт хакына гына эшлиләр. Барысы да яшьләр, гаиләләре, балалар да үстерәсе дә бар.   

- Әлфия Мөнировна күңелемне борчып торган соравымны да бирим әле. Һәркайсыбыз күреп торабыз, бүгенге көндә китап, газета-журналлар укучылар бик сирәк. Ә менә балалар бакчасында кечкенәдән китапка һәм укуга ниндидер кызыксыну булдыру максатыннан нинди эшләр алып барыла?

- Безнең һәр группада матур әдәбият белән танышу дигән бер өлеш бар. Ул режим моментларда була. Мәсәлән, балалар иртә белән килеп, тәрбияче ярдәмчесе ашарга әзерләгән вакытта, балалар бергә җыелып матур әдәбият белән танышалар. Тәрбияче китапны күрсәтеп, аның белән таныштыра. Шул китаптан берәр әкият яки шигырь, бишек җырлары укыйлар (авт. хәтта бер группада балаларны бишек җырлар йоклаталар да икән). Безнең балалар бакчасында ноутбуктан яки экраннан нидер карап утыру дигән әйбер юк. Кечкенәдән балалр матур әдәбият белән танышалар. Китапның нәрсә икәнен беләләр. Без генә түгел, хәтта әти-зниләр дә: “Өйдә матур китаплар җыелды әле, группага алып килсәк буламы”, дип сораучылар да бар. Шулай ук хөкүмәттән дә бик матур китаплар кайта безгә. Ул яктан да ярдәм бик зур бар.  

Автордан. Шуны да әйтеп китәсем килә. Әтнә балалар бакчасы коллективы “Әтнә таңы” газетасына 100 процент язылган коллективларның берсе. Язылу кампаниясе башлануга. иң беренчеләрдән булып “Әтнә таңы” газетасына язылып куя алар. Моның өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез.  

Күңелдә туган матур хисләрне тиз генә таратасы килмәү теләге белән акрын гына балалар бакчасының капкасын ачам. Рәхмәт сезгә, аз гына булса да, күңелдә балачакның сихри мизгелләрен уятканыгыз өчен. Шөкер, шушындый зур эшләр башкарылганда балаларыбызның сабый вакытлары күңелле үтәр, матур әдәбиятка булган мәхәббәт тә югалмас.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев