Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге

«Китап укымый йокларга ятмыйм»

Әңгәмәдәшем Гөлия Зәй­нуллина урта буын вәкиле. Ул үскәндә интернет та, гаджетлар да булмаган. Телевизор, интернет булса да, кулына китап, газета-журнал алып укырга ярата ул.

Олы Мәңгәр авылында яшәүче өлкән яшьтәге Сәрия апа Әхмәтова белән сөйләшкәннән соң, Гөлия ачыш булды минем өчен. Баксаң, урта буын вәкилләре арасында да кәгазь вариантны үз итүчеләр, китап дип өзелеп торучылар бар икән ләбаса.Күәм авылы кызы Гөлия Зәйнуллина шундый кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул «Әтнә туган якны өйрәнү» музеенда эшли. Гөлия белән сөйләшүебез дә китап һәм газета-журналлар уку турында булды. 

– Китапны бала вакыттан бир­ле укыйм. Кыз бала булып җит­леккәнче әкиятләр укыдым. Мин бала вакытта да, хәзер дә йокларга ятар алдыннан китап укымыйча калмыйм. “Ни дня без строчки” дип әйтәләр бит әле. Йок­ларга ятар алдыннан һичъюгы бер бүлек (глава) булса да, укып алам. 
Бүгенге көндә заманча әдәбият укыйм. Шулай ук тарихи китап­лар укырга яратам. Шул өлкәдә эшләгәнгәме инде, Бөек Ватан сугышын чагылдырган матур әдәбият укыйм.
 Революция чорлары, сугыш вакытлары, безнең күз алдына да китереп булмый торган вакыйгалар бит инде ул. Без андагы тормышны бары тик китаптан гына кузаллый алабыз. 
– Укырга ничек вакыт табасың?
– Вакыт димәктән, кыш көне күбрәк укыла. Җәй көне эш күп әлбәттә, әмма шулай да аз гына булса да кулыма китап тотмыйча, ни дә булса укып алмыйча йокларга ятмыйм. Китап уку минем өчен ял ул. Чөнки ниндидер вакыйга турында укый башласаң, шуның геройлары белән яшисең. Үзеңне алар янында булган кебек тоясың.
– Китап яки газета-журналларны гаджетлардан,  интернеттан да укырга мөмкин инде?
– Әйе, шулай. Кемдер бәлки шулай укыйдыр. Әмма минем өчен кулга китап тоту, аның шрифтлары, битләрне кыштырдату күңелгә рәхәтлек бирә. Олы кызыма 19 яшь. Ул хәзер китаплар бик укымый. 

Әмма мин аңа кечкенәдән әкиятләр, шигырьләр укыдым. Шуңа да мәктәптә укыган чорларда китап­лар уку минем үземә дә, кызыма да белемле, фикерле булырга бик нык ярдәм итте.

Кызыма имтиханнарда да бик булышты. Уку аңа, шулай ук үземә дә телне бае­тырга, дөньяга карашны киңәйтергә мөмкинлек бирде. Улыма 7 яшь, әмма аны алай итеп кызыксындырып булмый. Бу замана тәэсиредер инде. Алар өчен нәкъ менә гаджетлардан файдалану уңайлырактыр, бәлки. Китап укый башласам, улым качу ягын карый. Әмма барыбер балалар өчен кызыклы булган китапларны алып кайтам. Укымый ул аны, әмма кулына тотып, бер карап чыкса да, ниндидер файда. Шуңа күрә китапларны аның күз алдына чыгарып куям.
– Гөлия, улыңа китап укытып булмый дисең. Шулай да балаларга китап укыту өчен нәрсә эшләргә мөмкин соң?
– Минемчә, мәктәп программасына заманча һәм матур әдәбиятны да кертергә кирәк. Һәм балаларны мәҗбүр итеп укытырга. Башкача мөмкин түгел. Бүгенге көндә яшьләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, алар өчен нәрсәләр генә эшләмиләр. Чараларның нинди төрләре генә үтми, иренмә, катнаш кына. Әмма аларның күзаллаулары икенче төрле. 
– Җавапларың өчен рәхмәт Гөлия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев