“Үз кулым белән яшьлегемне утка яктым”
– Яшь чактагы башкарган хезмәтләрне, авыл тормышын бер көн дә калмый язып барган идем.
«Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге» Республика акциясе кысаларында Дусым авылында туып-үскән, 22 яшендә Җилгелде авылына килен булып төшкән, бүгенге көндә Олы Мәңгәр авылында кызы Хәлимә янында гомер итүче 94 яше белән барган Сәрия әби Әхмәтова янына барып килдем.
Гөлнар Мөхәмәдҗанова
Янына баруымның үзгә бер сәбәбе бар, Сәрия әбекәй элек-электән укырга ярата. Инде 94 яше белән барса да, китапханәдә ул укымый калган китап, газета-журнал калдымы икән?
– Кызым Хәлимә китапларны алып кайтып тора, ә мин укыйм. Беләсеңме, сеңлем ,уку үземә рәхәтлек бирә, күңелемә тынычлык табам.
– Сәрия апа, китап, газета-журналлар уку нәрсәгә кирәк соң ул?
– Аларны укып үзең өчен гыйбрәт аласың. Тормыштан, язмышыбыздан зарланабыз, башкаларныкы белән танышканнан соң, минеке Аллаһка шөкер икән, дип уйлап куясың, – диде ул.
– Без хәзер күбебез интернетта утырабыз инде. Яңалыклар белән шуннан танышабыз.
– Сеңлем, үзем дә көндәлек яңалыклар белән көн саен танышып барам. Телевизордан яңалыклар гына карыйм мин. Өйдәгеләрне дә хәбәрләр белән таныштырам әле. Шулай да китап укырга вакыт табам, – дип өстәле янына юнәлде Сәрия әби.
Ә өстәлендә газета-журналлар, китапханәдән яңа гына алып кайтылган китап. Сәрия әбинең тагын бер шөгыле бар – көндәлек алып бара. Һәр көнне: анда ниләр булган, кемнәр килгән, нәрсә эшләнгән, һава торышы нинди булган – барысы ак кәгазь битенә төшә.
– Бер генә көнне дә язмый калдырганым юк. Иң үкенечлесе яшьлегемне үз кулларым белән утка яктым, – диде ул.
– Ничек алай?
– Яшь чактагы башкарган хезмәтләрне, авыл тормышын бер көн дә калмый язып барган идем. Наил үлгәч (анысы тормыш иптәше), мин дә үлеп китсәм, бу көндәлекләрем кемгә кирәк булыр икән. Теләсә кайда аяк астында аунап ятмасыннар дип утка салып яктым шул. Аннан соң да язудан туктамадым. Кызганыч барлык яшьлегем утка китте, – диде Сәрия әби уфтанып.
Гел укып торгангамы, хәтере дә, фикере дә бик яхшы аның. 94 яшендә булса да, бүгенге буынның китап укымавына борчыла. Аларның иртә-кичен телефонда утыруларына эче поша аның.
“Язган китапларны укучылар булырмы икән, балалар китаптан бизәләр бит” – ди ул.
Бер хәрәкәтләнеп керим әле, дип төз атлап, бакчага алма җыярга чыгып киткән Сәрия әби артыннан сокланып карап калдым.
Олы яшьтә булса да, көндәлек эшләрне дә башкарырга тырыша.
– Чүп утарга чыгып китә дә, аны бакчадан эзләп табып алып керәбез, – ди кызы Хәлимә ханым. Хәер, эзләүнең дә уңайлы юлын тапканнар. Сәрия әбигә дә телефон биргәннәр. Озак югалып торса, кызы хәзер телефон аша эзләп ала үзен. Әбиләр дә менә шундый заманча хәзер.
Өлкән буын укудан да бизмәгән, эшен дә эшләгән, тормышын да алып барган. Бүгенге көндә дә төпле фикерне газета-журналлардан, китаплардан эзли алар. Сәрия әбинең дә ачык хәтерендә, төпле фикерендә, һичшиксез, укуның файдасы бар, минемчә. Бүгенге көндә дә кулыннан ручка төшмәүнең дә сере шушындадыр мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев