Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Казанның Суворов училищесының 25нче чыгарылышы 45 елдан соң янә бергә җыелды. Бу очрашу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Праздничное мероприятие, посвящённое 45-летнему юбилею выпускников (1973 г.) Казанского суворовского военного училища. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и начальник генерального штаба ВС РФ В.В.Герасимов.

“Бу дата Суворов училищесына нигез салынуга 70 ел тулуы белән дә истәлекле. Училище безгә белем бирде, характер формалаштырды һәм югары уку йортында укуны тәмамлау өчен кирәкле сыйфатлар булдырды. Безне укыткан укытучыларны хөрмәт белән искә алабыз”, - дип билгеләп үтте Герасимов.

Курсантлар 1973 елда нигез салган традицияләр бүген дә саклана, диде ул.

Праздничное мероприятие, посвящённое 45-летнему юбилею выпускников (1973 г.) Казанского суворовского военного училища. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и начальник генерального штаба ВС РФ В.В.Герасимов.

“Безнең Суворов училищесы алга таба да һәрвакыт лидерлар рәтендә булачак һәм офицер кадрлары әзерлиячәк”, - диде Герасимов.

Быел Суворов училищесы территориясендә 600 кешелек яңа тулай торак төзелеше тәмамлана.

“Сезнең тормыш – батырлык һәм үз-үзеңне эшкә бирү символы. Россия офицерлары һәрвакыт зирәклек, сабырлык, җиңүгә омтылыш кебек кешелек сыйфатлары белән аерылып торды. Училище – безнең горурлык. Анда саклана торган традицияләр – безнең армия нигезе һәм көч чыганагы. Биредән меңнәрчә яшь егетләр узган, аларның күбесе танылган хәрби начальниклар, галимнәр булган”, - дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Праздничное мероприятие, посвящённое 45-летнему юбилею выпускников (1973 г.) Казанского суворовского военного училища. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и начальник генерального штаба ВС РФ В.В.Герасимов.

Моннан тыш, быел училище территориясендә ябык боз шугалагы төзеләчәк. Хәзерге вакытта ашханә ремонтланган, территория төзекләндерелгән.

“Алга таба да училищега ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуның тантаналы өлеше тәмамлангач, Татарстан Президенты һәм Валерий Герасимов училище корпусларын һәм уку елларында армия генералы яшәгән казарманы карады.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/18/169926/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев