Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Хөкүмәт йортында киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов төзелеш материаллары һәм эш сыйфатына игътибар итәргә чакырды.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында 2018 елның 25 маена 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка баскан. Бу - еллык планның 44,7 %ын тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә җиткерде, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гадәттәгечә, киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында, видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, республикада социаль ипотека программасы буенча 142,3 мең кв. метр мәйданда 2 мең 615 фатирлы 81 йорт сафка кертелгән.

Ирек Фәйзуллин 2018 елда инвестицион программа объектларын төзү турында да хәбәр итте. Төзелә торган 199 объектның  102се - югары дәрәҗә әзерлектә, уртача дәрәҗәдә - 65 объект, төзелеш эшләре 32 объектта башланган гына.

Арендалы торак төзү программасы буенча 2018 елда - 28,7 мең кв. метр мәйданда 545 фатирлы 182 торак йортны сафка кертү планлаштырыла. Бу - шул исәптән Иннополистагы 16,9 мең кв. метр мәйданда 365 фатирлы 3 йорт. Моннан тыш Татарстан Республикасының 12 муниципаль районында 179 шәхси йорт төзеләчәк. Дүрт муниципаль районда 61 йорт инде сафка кертелгән (Әлки, Апас, Саба, Минзәлә районнары). 

Ятим һәм ата-ана карамагыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2018 елда 297 баланы тораклы итү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә игътибар итте.

Авыл клубларын төзү эшләре 2018 елның 25 май көненә планлаштырылган 28 объектның 27сендә башланган.

Шулай ук республикада ветеринария берлекләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау эше дәвам иттерелә. Төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктларының 6 объектында да эшләр алып барыла.

Медицина ярдәме һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау эше дә планлаштырылган 7 объектта да бара.

Рөстәм Миңнеханов төзелештә кулланыла торган материаллар һәм эшләр сыйфатына игътибар итәргә өндәде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/26/164759/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев