Африка чумасы Татарстанга да яный
Сак булыгыз!
Соңгы вакытларда чучкалар арасында Африка чумасы киң таралды. Ул утә йогышлы вируслы авыру. Россиядә беренче тапкыр элеге чир 2008 елда теркәлде.
Африка чумасы кыргый чучкаларда да була. Чир бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Авыру 100% үлем белән тамамлана.
Африка чумасы йокмасын өчен дуңгызларны ябык торакларда асрарга кирәк, урамда йөртмәскә. Торакта дезинфекция үткәрергә, пешермичә азык калдыкларын бирмәскә, ветеринар белешмэсез дуңгызларны сатып алмаска тәгъдим ителә.
Бүгенге көнгә Африка чумасы чире Татарстанда да булды. Безнен республикада 2022 елда 5 районда бу чир торкэлде- ( 3 очракта кабаннар, 6 сы йорт дунгызларында) 6000 менгә якын дуңгыз бу районнарда юк ителде.
Уткән елда Әтнә районының Бактачы авылында 1 хужалыкта 4 дуңгыз асраулары ачыкланды. Аларга Россельхознадзор инспекторы hәм ветеринария белгечләре тарафыннан аңлату эше үткәрелде, помяткалар бирелде, ел дәверендә бу дуңгызлар юк ителде.
Дуңгызлар белән безнең районга да чир алып кайтмауларына гарантия биреп булмый. Хәзер соңгы тикшеру үткәргәндә районда чучка асраучы юк. Ни генә дисәк тә, үтә йогышлы чирләрдән сакланыйк. Безнең Әтнә районында терлекләр күп һәм аның эпизоотик яктан имин булуы бик мөһим.
Салих Шаһиев, Әтнә ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотолыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев