Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Әтнәдә йогышлы авырулардан саклану юллары

Җыелышта шул сорауга җавап бирделәр.

Илебезнең күп өлкәләрендә терлекләрнең йогышлы чирләре буенча хәлләр бик мактанырлык түгел.

Сер түгел, кошчылык тармагы – кош гриппыннан, дуңгызчылык африка чумасыннан нык зыян күрә. Ә терлекчелек өлкәсенә, еш кына, ящур, бруцеллез, нодуляр дерматит һөҗүм итә. Бу проблема  яз көне бөтен илебез буенча баш калкыта. 
Шушы уңайдан хакимиятенең киңәшмәләр залында Татарс­тан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, аның урынбасары һәм башкарма комитет җитәкчесе, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов, күмәк хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек өлкәсендәге белгечләре, шулай ук авыл җирлеге башлыклары катнашында махсус җыелыш узды.
Габделхак Мотыйгуллин чыгышы үзара әңгәмә, аралашу формасында барды. Югарыда саналган чирләр районга үтеп кермәсен өчен читтән мал алып кайтырга теләүчеләрдә Ветеринария баш идарәсенең рөхсәте булырга тиеш, дип билгеләде ул. Икенчедән, малга ветеринар шәһадәтнамә (Форма №1) булу мәҗбүри. Анда малга нинди вакциналар ясалганлыгы турында күрсәтелә. Малны алып кайтканнан соң, бер ай чамасы карантинда тоту мәҗбүри. Чөнки аның ниндидер авырту ияртеп кайтуы мөмкин. Бу очракта авырту ихтимал булган инкубацион чор башка маллар белән элемтәгә кермәве шарт. Бу уңайдан боерык нигезендә андый мал өчен аерым урын хәстәрләнергә тиеш. Юк икән андыйларны аерым бастырып, канын алып тикшереп тору кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга гына түгел, шәхси хуҗалыкларга да кагыла. Һәм, әлбәттә, мөгезле эре терлеккә генә түгел, тәкә, сарык ише малга да кагыла. Бу очрак аеруча игътибарлы булуны таләп итә, чөнки андагы чирләрнең кайберсе кешегә дә иярә.
Биредә шәхси хуҗалыкларны аерым телгә алу урынлы булыр. Чөнки шәхси хуҗалыклар мал-туарның китереп биргәнен яки якын-тирәдән сатып алырга яраталар. Бу бик зур куркыныч тудыра – чир бөтен районга таралырга мөмкин.
Төп бурыч – районыбызны йогышлы авырулар керүдән ышанычлы яклауны тәэмин итү. Инфекция йоктыру куркынычын булдырмас өчен сарыкларны турыдан-туры Татарстанда сатып алырга киңәш ителә, анда үзебезнең токымлы сәламәт хайваннар җитәрлек. Дөрес, бу терлекчелеккә генә түгел, кошчылыкка да кагыла.
Габделхак Мотыйгуллин Кор­бан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә дә тукталды, Татарстанда корбанлык малның җи­тәрлек булуы турында әйтеп, баш­ка төбәкләрдән китерелгән тер­лекләрне алмаска киңәш ит­те.
Руслан Фәйзрахманов бу уңайдан күмәк хуҗалыкларда баручы санитар саклану эшләре турында сөйләп узды. Кызганычка каршы, әлегә ул эш башлангыч стадиядә генә. Акча чыгымы дип кырын карарга кирәкми, урысча әйтсәк, “Скупой платит дважды”. Бу очракта алай гына да булмаска мөмкин. Йогышлы чирләрдән сак­лану уңаеннан алып барылган  санитар эшләрне тиз арада һәм тулысынча төгәлләргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев