Авыруны булдырмау үзеңнән тора
Соңгы елларда тилчә (ящур) авыруы киң таралды. Бу авыру турында нәрсәләр белергә кирәк соң? Район ветеринария берләшмәсенең мал табибы Салих Шаһиевтән сораштык.
– Иң элек тилчә авыруының нинди чир икәнен аңлатып үтү кирәктер. Тилчә – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
– Бу авыру икенче кешегә күчә аламы?
– Юк. Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук чир тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.
– Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Иң элек зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә, мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга кирәк. Терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдыру сорала. Маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә, ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска киңәш ителә. Шулай ук яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә, малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә кирәк. Әгәр мал табибы тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы. Авыру яки шикле малларны урыннан күчерергә, малларны чалуны туктатырга, хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга кирәк булачак. Иң мөһиме –саклану чаралары турында онытмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев