Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Бер үк хатаны кабатламыйк

Соңгы елларда мөгезле эре төрлекләрдә һәм кош-кортларда йогышлы авырулар теркәлү очраклары ешайды.

Болар: нодуляр дерматит (төенле тире авыруы), тилчә (ящур), котыру авыруы (бешенство), лейкоз (кан рагы), бруцеллез, туберкулез һәм кош-кортларда кош гриппы. Шушы авыруларны безнең районыбызда булдырмас өчен район ветеринария берләшмәсенең мал табибы, эпизоотологы Сәлих Шаһиев күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда кисәтү өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә киңәш итә:
 – читтән килүчеләрдән терлек яки кош-кортларны сатып алган очракта, аларның ветеринар белешмәләре булырга тиеш. Һәм алардан ул белешмәләрне күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк. Иң яхшысы бозауларны алыпсатарлардан алмыйча, үзегезнең якын күмәк хуҗалыктан сатып алу зарур. 
Мөгезле эре терлекләрне, йогышлы авырулар киң таралган вакытта, башка чит төбәкләрдән сатып алу катгый тыела;
– әгәр дә терлек белән йогышлы чир кайтса, сез үзегезнең авылдашларның һәм күмәк хуҗалык тер­лекләрен куркыныч хәлгә куясыз. Мисал өчен ерак барасы юк, үзебезнең районда бруцеллез чыгып, 5500 баш мөгезле эре терлек юк ителде. Бик зур зыян салынды. Бу фаҗигане яңадан кабатламасак иде;
– терлек асраучыларга ветеринария кагыйдәләрен үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә кирәк. Хуҗалыкта терлек яки кош үлсә, сыер бозау салса, аның турында кичекмәстән мал табибларына хәбәр итүегез сорала. Сыерларны ясалма каплатырга, чөнки сыер, үгез аша лейкоз һәм бруцеллез авыруын йоктырырга мөмкин;
– мөгезле эре терлекләрнең итен сату өчен суйган очракта, бу эш “убойный” цехта башкарылырга тиеш.

Суяр алдыннан терлекне лейкоз белән бруцеллезга тикшерергә кирәк. Ветеринария белгечләренә терлекләрдә диагностик тикшерүләр үткәрү һәм вакцинация ясауда каршылык­лар тудырмавыгыз сорала. 
Йогышлы чирләрне булдырмас өчен районы­бызның терлек тоткан  барлык гражданнарын уяу булырга чакырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев