Этеңне теркәдеңме инде?
Билгеле булганча, узган ел Татарстанда этләрне терки башладылар. Безнең районында да әлеге эш узган елдан башланып китте.
Бүгенге көндә барысы 473 эт теркәлеп, мәгълүматлары тиешле системага кертелгән. Эшнең барышы, җаваплылык турында район ветеринария берләшмәсенең ветеринар табиб-эпизотолог Сәлих Шаһиевтан сораштык.
– Өч айдан өлкәнрәк булган барлык этләр теркәлергә тиеш. Әгәр шәхси хуҗалыкта яңа эт барлыкка килсә, аны да 1 ай эчендә исәпкә кую сорала.
– Әгәр этне берникадәр вакытка гына алып кайтсалар?
– Әгәр дә эт хужалыкта вакытлыча, ягъни 30 көн тирәсе генә торса, теркәү мәҗбүри түгел.
– Гомумән, этне теркәү ни өчен кирәк?
– Әлеге гамәл киләчәктә урамда йөргән этләрнең хуҗасын табарга ярдәм итәчәк.
– Белгечләр фикеренчә, этләрнең арту ягъни мәсәлән күбәюнең берәр чоры бармы?
– Сукбай этләрнең күпчелеге көзен, кешеләрнең дачалардан фатирларына күченгән вакытта арта. Идентификация ярдәмендә без шундый этләрнең хуҗаларын таба алачакбыз. Чипта шулай ук этнен туу вакыты, токымы, прививкалары турындагы мәгълүмат та булачак.
– Әгәр эт теркәлмәгән булса?
– Эт теркәлмәгән булса, аның хуҗасына беренче тапкыр кисәтү ясалачак. Икенче тапкырында 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Әгәр эт ел дәвамында теркәлмәсә штраф бәясе 5 мең сумны тәшкил итәчәк.
Ә менә теркәлмәгән эт тешләсә, эш зурга китәргә ихтимал. Шуңа күрә кеше сәламәтлеге турында да уйларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев