Савым сыерларда парез авыруы
Ветеринария белгечләре кисәтә.
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда сыерларда бозаулаганнан соң була торган парез авыруы (послеродовой парез) очраклары сизелерлек артты. Моны үзебез дә күрәбез, сыер асраучылар да зарлана, сәбәпләрен һәм ничек булдырмый калырга дип сорыйлар. 80нче елларда бу авыру сирәк кенә күп сөтле , 3-4 бозау китергән сыерларда очрый иде.Бу авыру сыер бозаулаганнан соң угыз сөте белән күп күләмдә кальций һәм шикәр бүленеп чыгу белән бәйле, канда бу матдәләрнең микдары кискен кими һәм нерв системасы эшләми башлый, температурасы төшә. Кайбер кешеләр бу авыруны булдырмас өчен сөт ташлаган сыерларга акбур яки кальцийлы өстәмә катнашмалар бирәләр. Болай эшләргә ярамый, бу киресенчә парез авыруы куркынычын арттыра гына. Парезны булдырмас өчен яңа бозаулаган сыерга бозавын яхшылап ялатканнан соң составында кирәкле матдәләр булган энергетик порошоклар бирергә була. Сыерда сүлпәнлек сизсәгез, ашамаса, авыр торса вакытында ветврачларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайбер очракларда дәвалый торып та хайван тазармаска мөмкин.
Узган гасырның 90 нынчы елларыннан соң голштинофриз токымлы таналар һәм үгез орлыклары безнең якларга бик күп кайтарылдылар, шулай ук шәхси хуҗалыкларга да алар үтеп керделәр, шунлыктан сыерларның сөт бирүчәнлеге күмәк хуҗалыклврда да, шәхси хуҗалыкларда да бик нык артты. Парез авыруы очракларының артуы да шуның белән бәйледер мөгаен.
Шуна күрә сыер бозаулаганнан соң, сауганчы кальций кушылмаларын бирү (кальций болюслары) бик мөһим ярдәм булып тора.
Газинур Нигъмәтҗанов, мал табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев