Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ветеринария

Сыер асраучылар игътибарына

Җанлы мал - ярты мал.

2000нче еллардан соң безнең районда терлекчелек өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Бигрәк тә күмәк хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне яңача асрау, ашату ысуллары кертелде, сыерларның нәселе яңартылды.Шушы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, күмәк хуҗалыкларда терлекчелектә сезонлылык бетерелде, ягъни, ел дәвамында бертөрле ашату, сыерларны каплату һәм бозаулату да ай саен бертөрле диярлек бара.Шәхси хуҗалыкларда әлегә күпчелек сыерлар яз көне,  март, апрель, май айларында бозаулыйлар, ә җәй айларында аларны каплату бара.

Соңгы елларда күп авылларда көтүләрнең бетүе, көтүдә үгез булмау, җирле токымлы сыерларның үзгәрүе нәтиҗәсендә авылларда да терлекчелек өлкәсендә авырлыклар килеп чыкты. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларны бозаулаганнан соң сыерларның чүбе төшмәү, вакытында теләккә килмәүләре яки теләкләрен белдермәүләре һәм каплатканнан соң сыерларның алынмаулары  кебек проблемалар борчый.

 Сыерларның бозаулаганнан соң чүбе төшмәсә бу матка ялкынсынуына китерергә мөмкин. Хәтта вакытында чүбе төшкән очракта да төрле сәбәпләр белән инфекция керсә эндометрит барлыкка килә, ә бу инде сыернең алынмавына яки яралгының күпмедер вакыттан соң үлеменә сәбәп була. Сыерның маткасы бозаулаганнан соң өч атна эчендә чистарып үз хәленә кайтырга тиеш, әгәр шул вакыттан соң да сыерның артыннан ак төстәге үлекле лайла бүленеп чыкса ветврачларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эндометрит хронически формага күчсә дә сыер алынмый торган була. Сыерларда еш кына яичник (күкәйлек) авырулары да була. Мәсәлән: киста желтого тела, фолликулярная киста, гипофункция яичников. Беренче очракта сыер теләккә килми, җенси цикллар туктала, икенче очракта хайван гел теләтә була яки теләге вакытсыз кабатлана, өченче очракта сыерның теләге беленми, билгеләрсез генә узып китә. Әгәр дә сыерларның чүбе төшмәсә яки югарыда санап кителгән авыру билгеләрен күрсәгез 2 21 26, 2 21 27 номерына Әтнә ветстанциясенә яки участок ветврачларына шалтырата аласыз.

Газинур Нигъмәтҗанов, мал табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев