Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

Әтнә тарихына кагылышлы материаллар туплыйбыз

ТАССРның 100 еллыгын каршы алган көннәрдә, без, җиң сызганып, Әтнәбез тарихын барларга алындык. Алсу Әскарова, район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры

Райондашларыбыз ярдәме белән инде шактый материал тупланды. Истәлекләр, борынгы фотоларны барлау, җыю әле дәвам итә. 

Кадерле якташлар! Әтнә тарихына багышланган  саллы басманы - китапны әзерләүдә Сездән дә ярдәм сорыйбыз. Әгәр сезнең гаилә архивында  тарихи фотолар, мәгълүматлар булса, хәбәр итсәгез иде.  Булган хәбәрләрегезне район үзәк китапханәсенә дә, редакциягә дә  китерә аласыз. Электрон почталарга да салырга мөмкин.

Туган төбәгебезнең тарихын бергәләп барлап, китап итеп чыгарсак, килер буыннар безгә бик рәхмәтле булыр иде.  

Гөлнур Насыйрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев