Машина сиреналарын ишеткәч тә, каз тәннәре чыга...
"Ашыгыч ярдәм", "Янгын сүндерү машиналарының тавышларын ишетергә язмасын беребезгә дә. Әгәр инде башыңа бәла килгән икән, шулар ярдәменә мохтаҗ икәнсең, исән-сау эшләсеннәр дип теләргә генә кала.
Ике көн дәвамында, шул исәптән безнең Әтнә районында да, гражданнар оборонасы буенча команда -штаб өйрәнүләре уза. Шуңа күрә юлларда "Ашыгыч ярдәм", Янгын сүндерү машиналарын күреп имәнеп китмәгез. "Борчылмагыз, бу уку-өйрәнүләр генә. Бар да яхшы. Курыкмагыз, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлеге хезмәткәрләре.
Өйрәнү, белем өстәү файдага гына. Хәвеф-хәтәр булмасын.
Фотоларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлеге хезмәткәрләре. альбомыннан алдык.
Нет комментариев