Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

"Игътибар – балалар!"

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 17 майдан 3 июньгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза.

Узган дүрт ай эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 124 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 бала үлгән һәм 128 бала тән җәрәхәтләре алган. 

Шул ук вакытта җәяүле балалар катнашында 61 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 62 бала зыян күргән.
Җәйге каникуллар якын­лаша. Балаларыбыз­ның буш вакыты арта. Ди­мәк, аларга карата тагын да игътибарлы булу сорала. Статистика буенча, 16 яшькә кадәр балалар катнашында килеп чык­кан юл һәлакәтләренең өчтән бер өлеше елның нәкъ менә шушы фасылы белән бәйле. 

"Игътибар - балалар!" ча­­расы кысаларында ЮХИ­ДИ хезмәткәрлә­ре та­рафыннан ба­лигъ бул­ма­ган балаларны транс­­порт чарасында йөр­­­тү, машина йөртүче­ләр­­нең җәяүлеләргә өс­тен­­лек бирүе буенча юл ка­­гыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булма­ган­нар арасында юл һә­ла­кәтләрен булдырмау мак­сатында профилактик чаралар үткәрү, ата-ана­лар җыелышларында кат­­нашып балаларның юл­да үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып бару, сәламәтлек лагерь­ларында төрле кон­курслар, викториналар оештыру, мәгариф оеш­маларына, сәламәтлек лагерьларена бару юл­ларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейд­лар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев