21 октябрьдән – 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар” дип исемләнгән операция старт ала
Әлеге операциянең мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында узуы гаҗәп түгел.
Әлеге операциянең мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында узуы гаҗәп түгел. 2024 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 352 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә юл һәлакәтләренә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Чөнки әлеге юл һәлакәтләрендә ел башыннан барысы 10 бала-юлчы һәлак булган.
«Операция барышында балаларны махсус утыргычларда йөртүгә, шулай ук аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак, – диде Әтнә - Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина. – Каникуллар әти-әниләр өчен бик җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарып җибәргәндә берүк юл кагыйдәләре турында исләренә төшерергә онытмагыз. Кичке якта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булсын, юлларда игътибарлы йөрсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев