Юл һәлакәте булган
Әлеге һәлакәттә авыр тән җәрәхәтеннән 1955 елгы пассажир вафат.
24 августта якынча 18.35 сәгатьтә Арча - Марий Эл (Арча районы) юл һәлакәте була. Hyundai Solaris автомобиль йөртүчесе, якынча мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлекне арттырган, юл-метеорология шартларын исәпкә алмаган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Opel Mokka автомобиле белән бәрелешкән.
Автомобильләр кюветка очкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Hyundai Solaris автомобилендәге 1955 елда туган пассажир авыр җәрәхәтләрдән вафат булган.
Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе һәм аның 10 яшьлек пассажиры да зыян күргән.
Автоинспекторлар һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Мәгълүмат ТРның Дәүләт автоинспекциясенең телеграм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев