Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Җәяүлеләр юл кагыйдәсен санлыймы?

Татарстан Республикасы буенча алсак, узган 9 айда юл-транспорт һәлакәтләрендә барысы 55 кеше һәлак булган.

Бу юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларның 23,7 процентын тәшкил итә. Биредә җәяүлеләрне транспорт бәрдерүнең аеруча зур зыянлы өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килүен билгеләргә кирәк. Әлбәттә, монда күп очракта җәяүлеләр гаепле, чөнки киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый.

Ә менә җәяүлеләр уза торган “зебра”да 314 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булып, 313 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәр дүртенче очракта диярлек урам-юл челтәрен тиешле халәттә тотмауга бәйле кимчелекләр ачыкланган.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Хәзер караңгы вакытның тиз җитүен, явым-төшем вакытында күз күрүнең аеруча кимүен истә тотып, транспорт йөртүчеләр акрынрак, ә җәяүлеләр Законда каралган очракларда яктылык кайтаргыч элементлар белән йөрсеннәр иде. Җәяүлеләр! Үз куркынычсызлыгыгызны да, транспорт йөртүчеләрнекен дә һәрдаим күз уңында тотыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев