Артканнан арта бара
ЮХИДИдән алган хәбәрләргә караганда, узган атнада район юлларында 27 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Иң күбе – куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле, шундый 10 транспорт йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, 7 йөк машинасында төтендәге матдәләр күләме билгеләнгән нормалардан артык, йөкне тиешледән артык төягән – 3, каршы хәрәкәт юлына чыккан һәм транспорт чыганагын хәрәкәт юлына дөрес урнаштырмаган – 2шәр, номеры укырлык хәлдә булмаган, техникасы тиешенчә теркәлмәгән, штрафын вакытында түләмәгән берәр техника йөртүче җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев