Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгабыз, чабабыз...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, 11 апрельдән 18 апрельгә кадәр аралыкта район юлларында 30 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан 5 йөртүченең иминият полисы булмаган, 11 машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән. Шунысын да әйтергә кирәк, район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында да әлеге кагыйдә бозу очрагына басым ясалды. 9 йөртүче документларсыз машина руле артына утырган. Моннан тыш, район юлларында 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. 2 машина йөртүче машина тәрәзәсен тиешенчә тонировкаламаган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

– Куркынычсызлык каешларын тагып йөрү кирәклеге хакында онытмагыз . Бу сезнең һәм тирә­яктагыларның сәламәтлеге өчен бик әһәмиятле. Шулай ук машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юлларда игътибарлы булсалар иде. Юл ялгышларны кичерми, – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев