Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Ашыгабыз, чабабыз...

Район эчке эшләр бү­легенең юл иминлеге бүлекчәсеннән алган мәгъ­лүматлар буенча 8 ок­тябрьдән 15 октябрьгә ка­дәр аралыкта район юлларында 21 кагыйдә бозу оч­рагы теркәлгән.

Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында һәрвакыттагыча иң күп очрак – руль артына утыргач, саклану каешын такмый йөрүчеләр. Узган атнада юл иминлеге инспекторлары тарафыннан 8 машина йөртүчегә штрафлар салынган. Соңгы вакытта автомобиль пыялаларын тонировкалау дәрәҗәсенә билгеләнгән таләпләрне үтәми йөрүчеләр саны да артып киткән. Инспекторлар тарафыннан 5 кеше җавапка тартылган. Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшеп барган, иминият кәгазе булмаган килеш йөргән һәм дә юл иминлеге инспекторларына туктамыйча киткән өчен берәр йөртүче административ җавапка тартылганнар. 
Шушы чорда район юлларында өч юл һәлакәте теркәлгән. Бер кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, транспорт белән идарә иткән.
Ә менә исерек килеш машина белән идарә итүчеләр аерым бер тема. Газетабыз битләрендә «Суд залыннан» сәхифәсе астында машина йөртү танык­лыгыннан «колак кагучылар» турында   мәгълүмат биреп барсак та, исерек килеш руль артына утыру үзе бер җинаять, дип һаман язып торсак та, аларның саны кимеми. 8-15 октябрь аралыгында да машина белән исерек килеш идарә итүдә шикләнелеп бер йөртүче тоткарлана. 
– Көзге чорга кердек. Юлларда игътибарлы булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик, – дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Редакциядән. Киләсе 2026 елда район юлларындагы ким­челекләрне барлау, ачыклау максатыннан, юл иминлеге инспекторлары халыкка мөрәҗәгать итәләр.
– Авыл юлларында кайбер урыннарга бәлки ясалма тигезсезлек ясау кирәктер яки кайдадыр убылган урыннар бардыр. Без барысын күреп бетермәскә дә мөмкинбез. Шуңа күрә безгә хәбәр итсәгез иде. Әлбәттә, без башта анда барып карый торган булабыз, – диде Айнур Ямалиев.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89625602818. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев