Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Ашыгулар ялгышуга илтә

Юл-транспорт һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр, вакытсыз өзелгән гомерләр. Кызганычка каршы, республика юлларында ай саен 50гә якын кешенең гомере өзелә.

Районыбыз юлларында да юл һәлакәтләре гел булып тора. Шунысы куанычлы, 2025 елда юл һәлакәтләрендә вафат булучылар булмады. Быел да шулай гына була күрсен инде. Гаиләләргә кайгы-хәсрәт килмәсен иде.
Районның юл иминлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче комиссиянең чираттагы утырышында 2025 елга нәтиҗәләр ясалды, юллардагы вәзгыять хакында, юл фаҗигаләрен булдырмау турында фикер алышулар булды.
Районның юл иминлеге бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елда районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Шөкер, үлүчеләр юк. 
– Анализ күрсәткәнчә, юл хәрәкәтендә катнашучылар өс­теннән контроль-күзәтчелек эш­чәнлеге һәлакәтләргә йогынты ясауның иң нәтиҗәле коралы булып тора. Узган 2025 ел дәвамында бүлекнең шәхси составы юл хәрәкәте өлкәсендә гамәлдә булган 1061 норма һәм кагыйдә бозуга юл куймады. Шулай ук исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 37 машина йөртүче ачыкланды, – диде үзенең чыгышында Айнур Ямалиев.
Утырыш барышында балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында әйтелде. Узган ел балалар катнашында 2 юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.  
Исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау алдагы елдан кимрәк булса, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып, алдагы техниканы узарга тырышу очраклары арткан. Югыйсә, көн дә юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә республика юлларында күпме һәлакәт булуын, аларда кеше гомерләре өзелү турында ишетеп торсак та, сабак алмыйбыз әле. Юллар яхшы булгач, чабасы, тизрәк җилдертәсе килә. Әмма җырдагыча,  ашыгулар ялгышуга илтә шул.
Киңәшмәдә юллар торышы, ремонт эшләре турында да хисап бирелде. Агымдагы елда да район юлларында төзекләндерү эшләре булачак. Фикер алышу барышында күпләрне борчыган авыл юллары да телгә алынды. 
«Юл газабы – гүр газабы» булмасын иде. Юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтик, чөнки бу кагыйдәләр кан белән язылган. Юлда, урамда йөргәндә әти-әни кагыйдәләрне санга сукмый икән, балалар бакчаларында, мәктәпләрдәге тәрбия белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмас. Кеше гомерен сак­лау, фаҗигаләрне булдырмау – һәркемнең бурычы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев