Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнә ЮИДчылары юлга чыкты

Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын, дигән. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыйк!

Соңгы вакытта республика юлларында гына тү­гел, районыбызда да җәяүлеләрне бәрдерү оч­рак­лары теркәлде.
Кызганычка каршы, җәяү­леләргә юлларда йөргәндә киемдә яки сумкада яктылык кайтаргыч элементлар булырга кирәклеген искәртеп торсак та, хәвеф-хәтәрләрне кисәтеп бетереп булмый шул.

Шул уңайдан районыбызның яшь ЮИДчылары, Биектау һәм Әтнә районнары буенча юл хәрәкәтен профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина белән берлектә өлкәннәргә һәм балаларга яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр. 
Югыйсә, барысы да бик гади генә. Юлга чыкканда киемгә яктылык кайтаргыч элементларны тагып кына чыгарга кирәк.

Әллә ваемсызлык, әллә иренәбез, әллә “минем белән андый хәл булмас”, дип үзебезгә нык ышанабыз, гади генә булган эшне үтәргә онытабыз.
 Шуны истә тотыгыз: сезнең гомерегез – сезнең кулда. Яктылык кайтаргыч элементлар – ул мода өчен генә түгел, ә тормыш өчен кирәкле әйбер. Алар сезнең караңгыда күренүегезне тәэмин итә, ә бу исә авария хәвефен киметә.

Бүгенге көндә яктылык кайтаргыч элементларның төрләре бик күп. Аларны киемгә, сумкага, хәтта аяк киеменә дә беркетеп була. Балалар өчен аларны уенчык рәвешендә дә ясарга мөмкин. Иң мөһиме – аларның булуы һәм сезнең аларны куллануыгыз.

Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү – һәрберебезнең бурычы. Ә яктылык кайтаргыч элементлар – бу кагыйдәләрне үтәүнең бер чарасы гына. Сезнең ваемсызлыгыгыз яки иренүегез зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сак булыгыз, юлларда игътибарлы булыгыз һәм яктылык кайтаргыч элементларны кулланыгыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юл – ул шаяру урыны түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев