Әтнә юл иминлеге инспекторлары гузәл затларыбызны котлады
Юл иминлеге

Әтнә юл иминлеге инспекторлары гузәл затларыбызны котлады

Кызлар өчен көтелмәгән сюрприз булды.

Гадәттә, юлда юл иминлеге инспекторын күреп, гаебем булмаса да, сагаеп калам. Әгәр туктатсалар?

Тик бүген, 7 мартта,  автоинспекторлар документларны тикшерү урынына кызлар руль артында булган автомобильләрне генә туктатты, ләкин аларның документларын сорамадылар, ә якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, юлларда имин йөрүләрен теләделәр,  бүләк тә бирделәр. 


Нет комментариев